tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды
Пенза шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды

Пенза шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды

2025 елның 21 мартында Пенза шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды. Чарада татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләр җәмгыяте вәкилләре һәм дин әһелләре катнашты. Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Рәшит Алюшев катнашучыларга һәм оештыручырга рәхмәт белдерде, аеруча Казан һәм Саратов шәһәрләреннән килгән хөрмәтле кунакларга басым ясады.

— Данис Фәнис улына Пенза шәһәренә килеп, ифтарда безнең белән булу мөмкинлеге биргәне өчен зур рәхмәт, — диде Рәшит Хәнәфи улы. Ул билгеләп үткәнчә, мондый мәҗлесләр ел саен, гадәттә, ай дәвамында берничә тапкыр үткәрелә.

Үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров ифтар мәҗлесе бүгенге көндә илебезнең барлык төбәкләрендә дә уздырыла, дип ассызыклады.

-Милли тормыш һәм дин-аерылгысыз төшенчәләр. Ифтар дипломатиясе ярдәмендә Бөтендөнья татар конгрессы Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр татар иҗтимагый оешмалары, дин әһелләре, Диния нәзарәтләре һәм эшмәкәрләр белән берлектә бер йодрык булып чаралар үткәрә. Казанда ифтарда 13 меңнән артык катнашучы җыелган, Удмуртиядә — 1000нән артык, Ульяновск өлкәсендә — 5000нән артык, һәм менә хәзер Пенза өлкәсендә — болар барысы да берләштерү көче булып тора, – дип билгеләп узды Данис Шакиров. Шулай ук ул эшмәкәр, меценат Ринат Әбүзәровка аерым рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*