tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза шәһәрендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Пенза шәһәрендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Пенза шәһәрендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 31 июль көнне, Пенза шәһәрендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Пенза өлкәсе хөкүмәте рәисе Николай Симонов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында быел 4 меңнән артык Сабантуй үткәрелүен билгеләп үтте. Ул Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туе турында мәгълүмат бирде, 2017 елда Урта Әләзән авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның зур оешканлык белән үтүен искә төшерде. Шулай ук киләсе бәйрәмне оештыруда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге, кемнең нинди җаваплылык йөртүе турында тәфсилле аңлатма бирде.

Катнашучылар аеруча игътибарны 2026 елда Кузнецк районының Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек мәсьәләләренә юнәлтте. Бәйрәмне үткәрү схемасы белән Пензә өлкәсе Кузнецк районы башлыгы Валерий Костин чыгыш ясады. Ул чараны оештыруның төп этапларын, инфраструктураны үстерү, логистика һәм мәдәни программа төзү кебек мәсьәләләрне тәкъдим итте.

Көн тәртибендәге аерым пункт булып татар эшкуарлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең бәйрәмгә әзерлек эшләрендә катнашу мәсьәләсе торды. Әлеге юнәлеш буенча чыгышны «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Венера Мөхәммәтҗанова ясады.

Утырышта катнашучылар Пенза өлкәсе Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырыр дип ышаныч белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*