Пензаның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Пензада татар сәүдә йорты булдыру тәкъдимен җиткергән. Бу хакта бүген Идел буе федераль округында эшләүче татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда сүз булды, диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.
“Пенза өлкәсендә татар эшмәкәрләре күп, шуңа аларның Пензада татар сәүдә үзәген булдыру теләге көчле. Бу тәкъдим теркәлде, аның буенча эшләячәкбез”, – диде Шәйхразиев.
Пенза өлкәсендә 86 меңнән артык татар яши, биредә иллеләп татар авылы бар. Пенза өлкәсенең татар эшмәкәрләре нигездә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә.