Пензада «Тургай» дип исемләнгән балалар өчен фольклор бәйге узды. Мәдәни чарада өлкәнең уннан артык милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре чыгыш ясаган. Төбәк дәрәҗәсендәге конкурс өченче тапкыр үткәрелгән. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итте.
Фольклор һәм хореография буенча 49 коллектив, солистлар һәм музыка уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады
Бәйге «Безнең бердәмлек күптөрлелектә» дип атала торган мәдәни-белем бирү марафоны проекты кысаларында үтә. Ул 2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән Президент грантлары Фонды ярдәме белән узды.