Мордовия Дәүләт җыены депутатлары укучыларга закон чыгаручыларның эше турында сөйлиләр. Дәүләт Җыелышының 30 еллыгына багышланган яшьләр белән очрашулар республика мәктәпләрендә, махсус урта һәм югары уку йортларында узды. Шул исәптән, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә дә.
Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышының 30 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликова 9-11 сыйныф укучылары өчен «Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышының төбәкне үстерүдәге роле» дигән Парламент дәресе үткәргән. Хакимиятнең закон чыгару органы тарихы, аның төбәк үсешендәге әһәмияте, законнар кабул итү процессы, шулай ук депутатларның контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыруы һәм сайлаучыларның наказлары белән эшләү турында сөйләштеләр. Закон чыгаручылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр.