Барда районы җәмәгатьчелеге танылган якташыбыз – фольклорчы-галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның вафатына ун ел тулуны билгели. Шул уңай белән аның тормыш иптәше Әкълимә ханым, балалары Илдар һәм Юлдаш гаиләләре белән, туганнары Бардада искә алу кичәсе – Коръән ашы мәҗлесе дә үткәрделәр, анда якташыбызның иң-иң якыннары, дуслары, фикердәшләре җыелды. Район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров җитәкчелегендә дин әһелләре Коръән сүрәләре укыдылар. Чыгыш ясаучылар – Сәлим Назин, Идеал Закиров, Идият Әширов, Әлфия Таразова, Фәния Гозәерова, Кадыйрҗан Зиятов һәм башкалар Рәшит Фәйзрахман улының игелекле эш-гамәлләре, киңкырлы эшчәнлек алып баруы, туган ягына еш кайтып, татар теле һәм тарихына, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашуы, Барда-Казан, Барда-Арча дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертүе турында фикерләре һәм хатирәләре белән уртаклаштылар, шигырьләрен укыдылар. “Район һәм край дәрәҗәсендә милли-мәдәни юнәлештә үткәрелүче һәр чарада катнашыр, үзенең сүзен әйтер, тәкъдимнәрен кертер иде… Хәзер дә ул гел исәндер, елмаеп кайтып керер кебек тоела. Шулкадәр якын, һәрвакыт күңелдә саклана ул!” Чыгышларда шушы фикер ачык әйтелде. Әкълимә Габдрәхим кызы, балалары Рәшит Фәйзрахман улын шулай җылы искә алган өчен һәркемгә ихлас рәхмәтләрен белдерде.
Шушы көннәрдә генә илнең төрле төбәкләрендә чыгучы татар гәзитләре мөхәррирләре белән бергә Казанда киңәшмәдә булырга туры килде. Тормыш хәлләре, милли-мәдәни эшләр турында сөйләшеп, Рәшит абый Ягъфәров турында да истәлекләрне яңарттык. Аны татар яшәгән һәр төбәктә яхшы беләләр! һәм моңа гаҗәпләнәсе түгел. Казан дәүләт университетында белем алган елларында ук татар халкы, туган тел язмышы өчен җан аткан, соңрак – фольклор экспедицияләренә, фәнни-гамәли конференцияләргә, киңәшмәләргә йөргәндә шушы хисләре ныгыган һәм узган гасырның сиксәненче еллары ахырында – туксанынчы еллары башында күңеленнән ташып чыккан аның. һәм әлеге татар гәзитләре дә нәкъ менә шул милли хәрәкәт дулкынында оешкан, милли яңарыш өчен максатчан эш алып баруны үз кыйбласы иткән. Мөхәррирләр Рәшит Фәйзрахман улын, аның хезмәтен зур ихтирам белән искә алдылар.
Ике мең сигезенче елның хөрмәтле кешебезне бакыйлыкка алып киткән август ае вакыйгалары хәтердә. Күчтәнтинең 400 еллыгына багышлап авыл бәйрәме үткәрергә хәзерлек барган вакыт. Рәшит абый сырхаулый, Казанда больницада дәвалана. Күчтәнтигә багышланган китапчык әзерләнә, шунда бер шәп шигырь урнаштыру, аның җыентыкларыннан туган якка багышланган шигырен күчереп бастыру уе белән Казанга шалтыратам. “Бераз гына ашыкмыйча торыгыз әле, күңелдә бер шигырь сыман нәрсә туып килә, яңадан карап чыгам да, сезгә тапшырам”, диде ул. Чыннан да, шулай булды. Рәшит абый шигырен телефон аша укып яздырды, ул китапта үз урынын алды.
16 августта авыл бәйрәменә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты автобусында зур делегация белән кайттылар, анда конгресс вәкиле Тәбриз Яруллин да, халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиева да, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Татарлар” тапшыруы иҗат төркеме дә бар иде. Эһ, рәхәтләнде Рәшит абый бәйрәмдә – якташлары белән рәхәтләнеп сөйләште, сәхнәгә чыкты, шигырьләрен укыды, хәтта биергә дә өлгерде. Авыруы көчле булса да, күңеле шат, йөзе балкый, күзләре елмая иде! Шул кайтуында туган авылы Күчтәнтибаш нигезен барып карарга, балачак каены белән “сөйләшергә”, туганнары белән озаклап аралашырга да вакыт тапты. Авыруын җиңгән, исән-имин озак яшәр кебек иде, сиздермәгән – сер бирмәгән генә икән…
Шуннан соң нибары атнадан күбрәк вакыт үтте. 25 август кичендә Казаннан кайгылы хәбәр килеп иреште: “Рәшит Ягъфәров вафат”. Ышана торган да түгел иде, ничек инде фәнни эш, иҗат планнары белән янып яшәүче, яңарыш хәрәкәтенә әле күпме өлеш кертергә сәләтле һәм нибары алтмыш өченче яшь белән баручы кеше шулай көтмәгәндә якты дөньядан китеп барсын! һәм күңелгә уй килде: Күчтәнти авылы бәйрәменә кайтуы, анда һәм Бардада туганнары һәм дуслары белән аралашуы, тәүге адымнарын ясаган Күчтәнтибаш авылы нигезен барып каравы – барысы да бәхилләшүе булгандыр. Авыруының ни дәрәҗәдә көчле булуын белгән хәлдә ул гомере күп калмавын, һичсүзсез, күңеле белән сиземләгәндер.
Шул ук 2008 елда Казанда Пермь татарлары көннәре үткәрелде, бу идея Рәшит Фәйзерахман улы исән вакытта үк туган иде һәм чара аның истәлегенә багышланды. Район һәм край дәрәҗәсендә Ягъфәров укулары, гамәли конференцияләр уздырыла, якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләр алып барыла, аның иҗат җимешләре, аның турында истәлекләр китап итеп чыгарылды. һәм һәрвакыт күз алдына Рәшит абыйның елмаюлы карашы, ул безгә көч һәм илһам, эшләребезгә хәер-фатиха биреп тора кебек. Бервакыт үзе дә елмаеп кайтып керер кебек.
Эльмарт УРАЗОВ.