Шушы көннәрдә Пермь краеның Чернушка районында гомер итүче татарлар тормышында мөһим вакыйга булды. Чернушка район китапханәсе һәм Сульмаш авылы китапханәсе фондлары татар китаплары белән тулыланды. Ә “Яшьлек” фольклор ансамбле җитәкчесе Илнар Шәйхатаровка тальян гармуны тапшырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән бүләкләрне Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты баш референты Гөлназ Нигъмәтҗанова бирде.