Кәүсәрия Нуруллинага 70 яшь тулды. Ул Чайковский шәһәрендә гомер итә. Юбилее уңаеннан, шагыйрә иҗатташ дусларын, укучыларын бәйрәм кичәсенә җыйды, дип хәбәр итә Пермь краеннан журналист Җәүһәрия Габделхакова.
Кичәдә Кәүсәрия Нуруллинаның яңа чыккан “Йөрәгемдә хисләр ташкыны” исемле җыентыгы да тәкъдим ителде. Шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады.