tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясе уза

Пермь краенда Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясе уза

Бүген, 14 июньдә, Пермь краеның Барда авылында “Тол, Сылва, Ирән, Шаква һәм Мулла елгалары бассейны татарлары. Барда районы: тарих һәм замана” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Ул XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе-2024, Барда муниципаль округы (районы) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Конференциядә катнашучыларны Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы хакимиятенең милли һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Оборина, Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин һәм башкалар сәламләде. Конференция модераторы – БТК Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, БТК Милли Шурасы әгъзасы, “Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Альберт Борханов. Альберт Борханов конференциянең Рәхмәт хатларын һәм сертификатларын тапшырды.

Конференциядә 100 дән артык катнашучы. Биредә Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Удмурт Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород, Пенза һәм башка төбәкләрдән 58 докладчы – галим, туган якны өйрәнүче, укытучы, мәдәният хезмәткәре, журналист, җәмәгать һәм дин әһелләренең докладлары һәм чыгышлар планлаштырыла.

Конференцияне үткәрү туган якны өйрәнү хәрәкәтен һәм музей эшен активлаштыру, Урал, Идел буе һәм Көнбатыш Себер җирле халыкларының уникаль табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклау, Урал төбәгенең милли авыллары тарихын өйрәнү һәм язу буенча эш белән бәйле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*