tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасы узды
Пермь краенда XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасы узды

Пермь краенда XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасы узды

Бүген, 15 июньдә, Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Милли бәйрәмне ачу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

– Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Республикасын делегациясен тәкъдим итү безнең өчен зур горурлык. Пермь крае елдан-ел ямьләнә. Без бүген сезнең белән бергә яраткан бәйрәмебез Сабантуйны билгеләп үтә алуыбызга шатбыз. Пермь крае һәм Барда районы җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Төп сәхнәдән Татарстан Рәисе белән бергә бәйрәмгә Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Азат Бадранов старт бирде.

– Бу бәйрәм чыннан да истә калырлык булсын иде. Безнең илебез күпмилләтле һәм шуңа күрә без бөтен халыкларның гореф-гадәтләрен дә саклыйбыз. Мин сезгә иң изге теләкләр телим, – диде Дмитрий Махонин.

Биредә ул Пермь крае бүләкләрен тапшырды.

Бүген төбәк халкы һәм кунаклары концерт программаларын, ат чабышларын күрәчәк, Пермь краенда яшәүче халыкларның көнкүреше һәм традицияләре белән танышачак, аларның кулинар сәнгатен бәяләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*