
Якташларының исемен мәңгеләштереп, Пермь краенда быел 6 нчы тапкыр фестиваль оештыралар. Аңа әзерлек барышында Р. Ягъфәровның әсәрләрен кулланырга кирәк.
Конкурс 4 номинация буенча уза:
- Фольклор
- Театр сәнгате
- Вокал
- Нәфис сүз (проза, шигырь, хикәя)
Фестивальдә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша ала.
Конкурс 2 этапта үткәрелә:
- 1 этап – сайлап алу этабы 11-28 февралгә кадәр
- сайлап алу турында җиңүчеләр 2 нче турда катнаша.
Ул 15 мартта Барда мәдәният һәм ял үзәгендә оештырылачак.
Оештыручылар 1 нче мартка кадәр гаризалар көтә.
Адрес: Барда, Совет урамы, 14 нче йорт.
Почта аша да юлларга мөмкин: ok-barda@list.ru
