tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда Ягъфәров укулары: Сездән күчә безгә милли рух
Пермь краенда Ягъфәров укулары: Сездән күчә безгә милли рух

Пермь краенда Ягъфәров укулары: Сездән күчә безгә милли рух

Пермь краеның Барда авылында танылган якташыбыз, галим, фольклорчы, мөгаллим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәров иҗатына багышланган “Ягъфәр укулары” VI край балалар фестивале 15 мартта үткәрелде. Бардага Пермь районы Баш-култай авылыннан һәм Барда, Суксун, Октябрь, Чернушка, Березовка районнарыннан күп санлы катнашучылар килде. Фестивальдә Р.Ф. Ягъфәров язган шигырьләр, җырлар, аның әсәрләренә нигезләнгән фольклор һәм театр композицияләре тәкъдим итүче балалар иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар (7 яшьтән 16 яшькә кадәр) катнашты. Чарага Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләре дә чакырылып, алар Барданың истәлекле урыннарында булдылар һәм Р.Ф. Ягъфәровның каберен зиярәт кылдылар. Фестиваль кысаларында фольклор, сәнгатьле уку буенча осталык дәресләре дә уздырылды.

Олы хөрмәтебезгә лаек Рәшит Фәйзрахман улы вафатыннан соң (2008 елның 25 августында) дистә елдан артык вакыт үтеп китте. Бу еллар эчендә 5 тапкыр “Ягъфәр укулары“ оештырылды, сагынулар белән сугарылган “Җәгъфәр“, “Сагынылды“ китаплары дөнья күрде, Бардада Ягъфәров урамы барлыкка килде, район “Таң” газетасы редакциясе фасадында һәм Күчтәнти мәктәбендә мемориаль такталар куелды. Күчтәнти төп мәктәбендә якташыбызга багышланган музей әле үзе исән чагында ук булдырылган иде. Бәхетебезгә каршы Рәшит абый якташларының хөрмәтен тоярга соңармады. Хәзер инде мәктәп тә аның исемен йөртә. Үзенең акыллы киңәшләре, сабырлы карашы белән ул безне һәрчак озата сыман. Барда районыннан шундый галимебез булуы белән чиксез горурланабыз.

Рәшит Ягъфәров 1946 елда Күчтәнти Баш авылында туа. Белемгә булган сусавы аны Казан каласына китерә. Югары белем алып, кандидатлык диссертациясе яклап гомерен фәнгә, фольклор өйрәнүгә багышлый ул. Дистәләгән китап һәм фәнни мәкалә авторы Рәшит Фәйзрахман улы күпкырлы талант иясе, ул шигырь яза, сәхнәдә уйный, бии дә. Татар халкы мәнфәгатьләрен яклап мәйданнарга чыга, актив рәвештә җәмәгать эше алып бара. Ә иң мөһиме Рәшит абый кешелекле, гади һәм ярдәмчел зат иде. Казанга Барда районыннан гына түгел, гомумән Пермь өлкәсеннән белем алырга барган бик күп студентлар Ягъфәровлар гаиләсе ярдәмен тоеп яшәдек. Бер гозеребезне кире какмыйча, үзенә сыендырып, аталарча кайгыртып торды ул. Аңа мәңге рәхмәтлебез, бүген дә Рәшит абыйны яхшылык үрнәге итеп искә алабыз.

Фестиваль уңаеннан районга татар иленнән зур делегация килде. Казан кунаклары, район җитәкчелеге, җирле җәмәгатьчелек вәкилләре Барданың истәлекле урыннарыннан саналган Габдулла Тукай паркында, Җәмигъ мәчетендә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Тукай паркы райондашла-рыбызның яраткан урынына әйләнде инде. Берәр каян дус-туганнар юлласа, аларны тамырлары белән безнең якларга береккән бөек шагыйребез һәм ул язган әкият геройлары янына алып киләбез.

Барда Җәмигъ мәчетендә кунакларны имам-мөхтәсиб Марат хаҗи Мозафаров каршы алды. Күрешеп, хәл белешкәч Аллаһы йортына күзәтү ясалды. Марат Нәшәт улы кыскача мәчет эшчәнлеге белән таныштырды.

Өченче тукталышыбыз – Барда зиратында. Ветераннар аллеясында район үсешенә зур өлеш керткән затлар янәшәсендә Рәшит абый кабере дә бар.

Аксакалыбыз Рафикъ ага Акманаев мәрхүмебез рухына багышлап коръән укыды, дога кылды. Рәшит Фәйзрахман улы каберенә тере чәчәкләр салынды. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә, һәрвакыт безнең белән…

Барда мәдәният һәм ял үзәге бу көнне халык күплегеннән гөрләп торды. Фойеда якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы тасвирланган бай күргәзмә оештырылган иде.
Чараны “Әссәләмегаләйкүм” җыры белән яшь талантыбыз Гөлнур Ибраһимова ачып җибәрде. Җирле телевидениенең Р.Ф. Ягъфәров турындагы фильмы да тәэсирле булды, туган авылының 400 еллыгына багышланган бәйрәмдә аның соңгы биюе, соңгы әңгәмәсе урын алган иде. Якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык…

Сәламләү сүзе белән Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева, “Барда районы татарлары һәм башкортлары“ иҗтимагый үзәге рәисе С.Н. Назин чыктылар. Алар, чараның мөһимлеген билгеләп, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Сәхнәгә Казан кунаклары чакырылды, иң беренче булып Р.Ф. Ягъфәровның улы – Татарстан Республикасы Кинематографистлар союзы рәисе Илдар Ягъфәров сүз алды.

– Бик зур чара оештыргансыз, әтине онытмавыгыз, хөрмәт итүегез өчен гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Гамил кызы Закирова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан театр училищесы укытучысы, “Татарлар“ тапшыруы алып баручысы Инсаф Фарут улы Абдуллин һәм Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы, драматург Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев изге теләкләрен җиткерделәр.

– Сезне халык бәйрәменә әйләнгән “Ягъфәр укулары” фестивале белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ул һәрчак туган ягын сагынды, милләтем, туган телем дип янып яшәде. Рәшит Фәйзрахман улы арабызда булмаса да, аның эше дәвам итә, – диде кунакларыбыз. Д.Х. Салихов Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразиев исеменнән рәхмәт хаты тапшырды һәм тамашачыларга татар халкының “Олы юлның тузаны“ җырын бүләк итте.

Рәшит Фәйзрахман улы белән мәктәп һәм студент елларын бергә үткән, шатлык һәм борчуларын бүлешкән якын дусты, җирле шагыйребез Идият Әширов та истәлекләре белән уртаклашты, шигырь укып куандырды.

“Күчтәнти Башта Сабантуй“ дип исемләнгән театр күренеше белән фестивальне ачу хокукы күчтәнтилеләргә бирелде. Алар чыгышында кадерле авылдашларын юксынулары да, ихтирам итүләре дә, җирле сөйләмебез белән баетылган фольклор үрнәкләре дә тулы чагылды.

Укучылар фестивальне көтеп алган, шигырь һәм җырлар, фольклор әсәрләре өйрәнгән, ә нинди матур костюмнар әзерләнгән иде! Тамаша кылучылар чыгышларны алкышлап карады. Бигрәк тә Барда урта мәктәбеннән “Чишмә“ фольклор коллективының үзләре үк гармунда уйнап башкарган “Су буенда” фольклор күренеше, Үдик балалар бакчасының “Су анасы” театр күренеше, Үдик урта мәктәбеннән “Әбидә кунакта” фольклор композициясе, Каенавылдан “Сөмбел” балалар театр коллективы, Сараш урта мәктәбе укучылары чыгышлары хәтергә уелып калды. Шигырь укучы балалар да осталыкларын күрсәтте, булдырдылар. Крайның башка районнарыннан катна-шучыларыбыз да кимен куймады. Октябрь районы Янапай авылыннан “Бишек җырлары”, Березовка районы Байтирәк авылыннан “Бака туе”, Чернушка районы Сулмаш төп мәктәбеннән “Көнбагышлар“ фольклор күренешләре күңелләрдә әле озак сакланыр. Пермь районы Башкултай авылыннан “Күңелле ял итәбез“ фольклор композициясе искиткеч булды! “Дуслык“ ансамбле чыгышы исә бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләре тарафыннан фольклор, сәнгатьле уку буенча осталык дәресләре уздырылды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, җирле шагыйребез Идият Әширов әсәрләре Барда сәхнәсендә дә куелган танылган драматург Данил Салихов белән очрашу оештырды. Биредә мәктәпләрдән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынучылар, иҗат белән шөгыльләнүчеләр җыйналды. Әңгәмә бик җанлы барды, Данил Хәбибрахман улы сорауларга гамьле җавапларын һәм киңәшләрен бирде. Нәфис сүз юнәлешендәге осталык дәресен алып баручы Инсаф Абдуллин: “Нәтиҗәле эшләдек. Балалар татарча фикер йөртә, милли рух барлыгы сизелә”, дип бик канәгать калуын билгеләде.

Фестиваль тәмам. Киләсе әдәби чараларга әзерләнүдә, үзара мөгалә-мәбездә, туган телебезне өйрәнүдә яхшы сабак һәм үрнәк булды ул. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә гасырлардан гасырларга күчкән акыл, тәрбия алымнары, тормыш фәлсәфәсе чагыла. Рәшит Фәйзрахман улы иҗаты әнә шуның өчен дә бай, кабатланмас һәм озын гомерледер.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*