tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краеның Барда авылында балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды
Пермь краеның Барда авылында балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды

Пермь краеның Барда авылында балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды

Бүген, 14 июньдә, Пермь краеның Барда авылында балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды. Чара XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында узды.

Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимияте башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов, Пермь краеның закон чыгару җыены депутаты Георгий Ткаченко катнашты.

– Сез – бер зур гаилә. Юбилейга, әлбәттә, бүләк белән киләләр. Бүләк дигәндә беренчесе ул – Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, икенчесе менә шундый биналар булдыру. Без әйтәбез яшик, без әйтәбез җырлыйк, без әйтәбез биик һәм без әйтәбез бәхетле булыйк дип, – диде Васил Шәйхразыев.

Яңа ачылган мәктәпкә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән алынган музыка уен кораллары, шул исәптән рояль бүләк иттеләр.

Бүгенге көндә әлеге уку йортында 150 бала шөгыльләнә. Балаларга 20 остаз белем бирә.
Әлеге уку йортын тәмамлаучылар арасында Татарстан һәм Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова һ. б. танылган җырчылар бар.
Мәктәп 1967 елда оешкан. Бүгенге көндә мәктәпнең директоры Ильзира Аптукова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*