tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Пермь краеның Барда авылында «Гаилә скверы»н ачу тантанасында катнашты
Милли Шура рәисе Пермь краеның Барда авылында «Гаилә скверы»н ачу тантанасында катнашты

Милли Шура рәисе Пермь краеның Барда авылында «Гаилә скверы»н ачу тантанасында катнашты

Бүген, 14 июньдә, Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе һәм Гаилә елы кысаларында “Гаилә скверы” ачылды.

Скверны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимияте башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов, Пермь краеның закон чыгару җыены депутаты Георгий Ткаченко катнашты.

“Гаилә скверы”ның ачылу тантанасы кысаларында яшь пар үзенең никахын теркәде. Кечекбаевлар гаиләсенең башлыгы Данис – полиция хезмәткәре, ә яшь кәләш Алсу – табибә.

– Гаилә – ике гашыйк кына түгел. Гаилә ул – Барда районы. Гаилә ул – Пермь крае. Россия, гомумән, бер зур гаилә, шуңа күрә мондый парк ачылгач һәм шунда ук беренче никах теркәлгәч, горурлык хисе туа. Бу – үрнәк булырлык вакыйга, – диде Васил Шәйхразыев.

Сквер концепциясе башлыча гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символларына нигезләнә. Бу планировкада, яшелләндерүдә һәм кечкенә архитектура формаларында чагыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*