Пермь крае Барда районында галим, фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров иҗатына багышланган «Ягъфәров укулары» XIII край конкурсы игълан ителә.
Конкурсның максаты: милли мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Конкурс ике этапта уздырылачак. Беренче этап – муниципаль тур. Ул 2025 елның 20 декабреннән 2026 елның 30 гыйнварына кадәр Пермь крае территорияләрендә узачак. Икенче этап – йомгаклау туры 2026 елның 6 февралендә үтә.