tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь төбәге – татар иле
Пермь төбәге – татар иле

Пермь төбәге – татар иле

Шушы уңайдан Пермь крае Барда авылында Россиядән төбәк тарихын өйрәнүчеләр «Тол, Сылва-Ирен, Шаква һәм Мулла елгалары бассейны татарлары. Барда районы: тарих һәм хәзерге заман» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрде.

Аны  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов уздырды. Конференциядә Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан, Пермь крае, Оренбург, Түбән Новгород, Пенза һ.б. төбәкләрдән 100 дән артык тарихчы галим һәм төбәкне өйрәнүчеләр катнашты. Кунакларны Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы хакимиятенең милли һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегеннән Ирина Оборина, Пермь крае татарларының милли-мәдәни мохтария­те рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин һ.б. сәламләде.

Элек Гайнә дип йөртелгән бу якларга татарлар IX гасырда ук күченеп утыра башлаган. Явыз Иван тарафыннан Казан яуланып, чукындырулар башлангач, бу якларга килеп нигез коручылар гаҗәеп нык ишәя. Аларны бу якларның гаҗәеп табигате – Пермь краеның көньягында, Тол һәм Барда елгалары бассейнында урнашкан күл-урманга бай урыннар да тарта.

Барда – хәзер дә Урал округындагы иң зур татар төбәге. Бу яклар үзенең рухи тормышы белән Татарстанга береккән һәм күрше Башкортстан биләмәсендәге татар кардәшләре белән тыгыз бәйләнештә яши торган төбәк. Бу көнне Барда районында яшәүчеләр тарафыннан «Без үзебезне кечкенә Татарстан, дип атыйбыз», – дигән сүзләр бик еш яңгырады. Аннары «Күбебез паспортта «башкорт»дип язылсак та, үзебезне татар дип хис итәбез», –  дигән сүзләр кабатланды. Эш шунда ки, Барда районы халкын без дә татарлар дип йөртсәк тә, туган телләре, гореф-гадәтләре, милли киемнәре татарныкы булса да, рәсми документларда аларның байтак өлешен башкорт дип язу гадәте сакланган. Мондый буталчыклык туу сәбәп­ләрен Дөрия Рамазанова, Дамир Исхаков, Фәйзелхак Ислаев һ.б. галимнәребез төбәктә яшәүчеләрне башкорт сословиясе итеп теркәүләре белән аңлата. Элекке вакытларда  башкорт дип аталып, хәзер үз милләтенә кайтучылар саны елдан-ел арта. Әйтик, 1926 елдагы җанисәптә бу якта яшәүче татарларыбызның күбесе үзләрен башкорт, дип яздырса, 2000 елдан хәл үзгәрә башлаган. 2020 елдагы халык санын алу кампаниясендә инде татарларның башкортларга караганда
3 тапкыр артык булуы күренә. Бу инде Барда районында яшәүче татарларыбызның милли үзаңы үсүеннән дә килә. Билгеле ки, милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Х.Фәрвәзетдинов искәрткәнчә, җирлектә төбәкне өйрәнүчеләр архивлардан тапкан документлар да милләттәшләбезгә үз асылларына кайтырга булыша. «Пермь краенда төбәкне өйрәнүчеләр командасы бик көчле. Әмма аларның хезмәтләренең барысын да бастыру мөмкинлегебез юк», – диде ул. Ә гомумән алганда, бу якларда яшәүчеләрдә үзләрен татарга, башкортка бүлү гадәте юк.

Үзен батыр оештыручы итеп таныта алган Батырша бу якларда да халыкны зур көрәшкә күтәргән. Моннан тыш Гайнә җирендә яшәүче меңгә якын батыр ир-егет Пугачев хәрәкәтендә дә катнашкан. Шул ук вакытта бу җирләрдә бик күп чуалышлар булуы да теркәлгән, халык үз җирләрен саклауда зур батырлыклар күрсәткән. Патшаның җәзалау отрядлары кат-кат килеп, Барданы һәм күрше-тирә авылларны яндырып, көлгә калдырып китә. Ләкин халык авылларны яңадан төзекләндереп, мәчетләр сала, мәдрәсәләр ача.

Бүген Барда районында 26 мең кеше гомер кичерә. Авыл үсә, яңа төзелгән төзелгән социаль-мәдәни биналар саны арта, авылның, районның йөзе үзгәрә, мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният йортлары төзекләндерелә. Районның 100 еллык юбилеена ике яңа мәктәп, мәдәният йортын файдалануга тапшырганнар, авылны парк һәм кечкенә бакчалар белән ямьләндергәннәр. Сабан туе кунаклары катнашында исә Боз сараен һәм патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәлен ачу тантанасы узды.

Кунакларны крайны өйрәнү музее белән дә таныштырдылар. Ул – Тол елгасы буенда яшәүче татар-башкорт халкы мәдәниятенә багышланган бердәнбер хәтер мәгарәсе. Бүген аның фондында 8000ләп ядкәр теркәлгән. Борынгы бабаларыбыз йорты сурәтләнгән бүлектә хатын-кызларның XIX гасыр ахырында киеп йөргән костюмы гаҗәеп. Күлмәк, камзул, калфак, һәм читекләрдән торган бәйрәм костюмы – Гайнә татарларыныкы. Бәрхет калфаклар алтын җепләр белән чигелгән, энҗе, тәңкәләр белән бизәлгән. Бүген Барда түбәтәе Пермь краеның матди булмаган мәдәни мирасы объектлары реестрында теркәлгән. Ул конус формасында дүрт өлештән тора. Алар кешенең балалык, үсмер, яшьлек, картлык чорларын белдерә. Җете төсләр белән бизәкләп тукылган бәйрәм тастымаллары исә – музейның горурлыгы. Алар үзенчәлекле бизәкләре, техникасы белән хәйран калдыра.

Барда районы татар халкына бик күп әдәбият-сәнгать әһелләрен, галимнәр биргән. Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Мәсгут Имашев, фольклорчы-галим, милләтпәрвәр Рәшит Ягъфәров, композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Луиза Батыр-Болгари, театр артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Дамира Кузаева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Сәүбән Чуганаев, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова милли рухыбызны Россиянең төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче милләттәшләребез арасында да танытты.

Конференциядәге секция утырышларының берсе әнә шул шәхесләребезгә багышланган иде. Төбәк тарихын өйрәнүче Равил Сәлиев фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче Рәшит Ягъфәровның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Барда район газетасында журналист, җирле радио­тапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшләгән егет 1973 елда Казанга килә, аспирантура тәмамлый, башы-аягы белән фәнни эшкә чума. «Шигърият чишмәләре», «Татар халкының уен кораллары» дигән гыйльми монографияләр, «Балалар фольклоры», «Татар халык уеннары», «Уеннар» кебек егермеләп фольк­лор җыентык әзерләп бас­тыра. Әлбәттә, халкыбыз иҗатын җирлекләрдә йөреп туплау, өйрәнү, системага салу гаять зур тырышлык сораган. Моннан тыш галим – алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы да. Аның туган авылы Күчтәнтибаш мәктәбендә Р.Ягъфәровка багышланган музей ул үзе исән вакытта ук ачылса да, Р.Сәлиев Р.Ягъфәровның фәнни һәм иҗади эшчәнлеге үзе исән вакытта тиешенчә бәяләнмәвенә ачынды. Галимнең хезмәтләре белән кызыксыну, аларны өйрәнү Рәшит аганың вафатыннан соң гына арткан. Хәзер Барда районында Ягъфәров укулары уза, округ үзәгендә аның исемендәге яңа урам барлыкка килгән, «Таң»газетасы, Күчтәнтибаш мәктәбе биналарында мемориаль такталар урнаштырылган, Шулай ук авылга кергәндә һәм үзәгендә баннерлар урнаштырылган, мәктәп фольклорчы галим исемен йөртә. Конференциядә катнашучылар галимнең авыл зиратындагы каберен зиярат кылды.

Төбәк тарихын өйрәнүче, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафин чыгышы күренекле композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев турында иде. Барда районындагы Каенавылда авылында дөньяга килгән малай, сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Авыл Советы секретаре да, соңрак клуб һәм уку йорты мөдире дә, Пермь шәһәрендә фабрика-завод эшчеләре мәктәбен тәмамлап – тимерче-штамповщик, аннан соң Пермь хәрби-механика техникумында укып, мастер булып та эшләгән. Моңлы һәм көчле тавышына, җырлар язу сәләтенә игътибар иткән өлкәннәр киңәше белән Мәсгут Имашев Казанга консерваториягә укырга керә. «Талантлы егет тиз арада булдыклы җитәкче, талантлы композитор һәм җырчы булып таныла. Ул Әлмәт музыка училищесын нигезләүче, аның беренче директоры буларак та республика тарихына кереп калды. Мәсгут ага шул ук вакытта Казанның П.Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Казан театр училищесы җитәкчеләре сыйфатында күп кенә сәнгать әһелләрен тәрбияләүдә, республика мәдәниятен үстерүдә саллы өлеш кертте. Композиторның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына кертелгән…

Аннары тырышлыгы белән аерылып торган татар халкы тормышлары матди яктан авыраеп киткән чакта, читкә китеп акча эшләп кайтуны гадәт иткән. Еш кына чит җирләрдә төпләнеп тә калганнар. Шулай итеп татарлар нигезләгән авыл-бистәләр, шәһәрләр барлыкка килгән. Бүген бу якларда яшәгән милләтәшләребез турында күп кенә хезмәтләр авторы, техник фәннәр докторы, Россиянең атказанган шахтеры һәм инженеры, Пермь шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Данир Закировның тормышы да – моның ачык мисалы. Татарстанның Апас районы Дәвеш авылында туган, Бөек Ватан сугышында әтисе һәлак булган егет 1958 елда, ничек тә тормышны җайлыйсы килеп, акча табу нияте белән авылдашлары хезмәт куйган Урал якларына – Кизел шахталарына эшкә чыгып китә. Хәзер Данир әфәнде – бу якларның иң зур горурлыгы. Аның күп санлы хезмәтләре арасында «Кама буе төбәгенең танылган татарлары» дигәне дә бар. Анда Пермь краенда хезмәт куйган 95 танылган милләттәшебез турында бәян ителә. «Революциягә кадәр үк бу якларның сәнәгатен һәм мәдәниятен үстерүдә көч куючылар арасында Рус Америкасы кенәзе Д.Максутов, тау сәнәгатьчесе Тасим Маметов, сәүдәгәр-меценат Агафуровлар, Зиннәтулла Ибәтуллин, Гражданнар сугышы каһарманнары Мулланур Вахитов һ.б. бар», – диде Д.Закиров.

Мөслим төбәкне өйрәнү музее директоры Назилә Бәдертдинова Ык буендагы туган ягында «Әкияче бабай»буларак танылган Зариф Мөэминовның Пермь (хәзерге Молотов) шәһәрендәге мөселман секциясендә татар кызылармеецларын укытуы турында бәян итте. Мөслим якларында туып-үскән Фәиз Хуҗин исә Пермь шәһәрендә җиңел атлетика спортында аеруча зур уңышларга ирешә. 1958 елда ул көзен, атаклы Олимпия чемпионнарын җиңеп, РСФСР чемпионы исемен ала, Россия җыелма командасына кертелеп, 1960 елның май аенда СССР ның спорт мастеры исеменә лаек була. Фәиз абый Франция, Югославия, Чехословакия, Швейцария, Германия (ГДР), Англия, Польшада узган ярышларда да призлы урыннардан төшми. Парижда аны «кросс короле», Женевада «кросс әфәнде» дип атыйлар. 1962 елда Фәиз абый Хуҗин СССР чемпионы исемен яулый. 1963 елда да шул исемен саклап кала.

Сөембикә КАШАПОВА

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*