Дөньяда татар яшәмәгән почмак юк. Бу дөрестән дә шулай. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы каршында галим Альберт Борһанов җитәкчелегендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Пермь крае, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендәге Пермь, Серов, Каменск-Уральск, Екатеринбург, Чиләбе, Троицк шәһәрләре, Бәгәрәк Тамак (Усть-Багаряк), Мөслим авылларында яшәүче милләттәшләребезнең тарихын барлауга багышланган «Урал ягы татарлары: тарих һәм заман» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе көннәрендә дә бу хакыйкать ачык күренде. Тарихчылар җыенында Россиянең дистәдән артык шәһәреннән һәм республикабыз районнарыннан килгән 50 гә якын җирле тарихчы катнашты.
Фәнни-гамәли конференция Пермь шәһәрендә башланды. Ул ике көн дәвамында крайның иң зур китап йортында – М.Горький исемендәге китапханәсендә Пермьнең 300 еллыгы уңаеннан «300 ел бергә» дигән исем астында Татарстан фәне һәм мәдәнияте көннәренә багышлап уздырылды.
Төбәктә 115 мең татар яшәве теркәлгән. Бу исә милләттәшләребезнең исәп буенча руслардан кала икенче урында булуын күрсәтә. Пермьдә исә алар Пермь өлкәсе татар-башкорт иҗтимагый үзәге, Татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе, техник фәннәр кандидаты, профессор, күп китаплар авторы Данир Закиров тирәсенә берләшеп яши. Данир әфәнде конференциядә татарларның бу якларга килеп утыру тарихы белән таныштырды. Ул искәртеп үткәнчә, милләттәшләребезнең Пермь төбәгендә беренче килеп чыгуы Идел Болгарстаны чорларына – VIII-X йөзләргә карый. Галимә Н.Аверина һ.б. биргән мәгълүматларга караганда, Пермь шәһәре биләмәләре үз заманында татар морзасы Култай Шигиревнеке булган. Ул үзенең йорты белән Түбән Мулянка (Нижняя Мулянка – Каманың сул як кушылдыгы) елгасының югары агымы янына күчеп утыра. Бу урын Култай Кыры (Култаево Поле) дип йөртелә башлый.
Соңрак галимнәр Трапезников һәм Оборин Култайның улы Шигалей Култаев үз вотчинасы биләмәләренә патшаның жалованная грамотасын (ташламалар белән файдалану турында) алган. Авыллар елга исемнәре (Югары һәм Түбән Мулла) белән аталган. «Хәзер бу урында Пермь шәһәренең индустриаль районы урнашкан», – дип сөйли Д.Закиров. Әлбәттә, шәһәр В.Татищев үз заманында искәртеп үткән, «народом великим, в ремеслах хитрым, в плодах обильным и купечестве богатым, в строительстве преславным» татар һәм башкортлар катнашыннан башка гына үсмәгән.
Татарлар үзләренең әби-бабалары, танылган якташларының уңышлары белән горурланып яши. Алар арасында бизнес, сәнәгать, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә, сәнгатьтә һәм спортта Пермь шәһәренең данын күтәргән, крайда гына түгел, үзләрен башка илләрдә дә таныткан шәхесләр бар. Әйтик, Октябрь инкыйлабына кадәр Пермьдә Рус Америкасының баш идарәчесе, кенәз, контр-адмирал Д.Максутов туып үскән.
Төбәкне өйрәнүче Марсель Миннәхмәтов бу якларда XIX гасыр ахырында танылган татар сәүдәгәрләре яшәвен бәян итте. 1907 елда шәһәрнең Печән базарында тикшерүләр нәтиҗәсендә 98 предприятиенең татар һәм башкортларныкы булуы ачыкланган. Әйтик, Мөхәммәт Биктаһиров киптерелгән җиләк-җимеш, акмай, хушбуйлар белән сату иткән, Абдул Зәйнетдинов мануфактура кибете тоткан. «Тимкин һәм аның уллары» фирмасы да тирә-якта киң танылган. Сәүдәгәр-меценатлар Хисаметдин Агафуровның үзенең уллары белән ачкан «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йортын, Зиннәтулла Ибәтуллинның галантерия, мануфактура кибетләрен шәһәрдә яхшы белгәннәр. Алар хәйрия эшен дә киң җәелдергән.
Шулай ук Гражданнар сугышы каһарманнары, Совет дәүләтенең күренекле шәхесләре Хөсәен Мәүлетов, Кашшаф Мохтаров, Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышы командирлары Әнвәр Гатауллин, Зиннәтулла Исхаков, эре сәнәгатьчеләр Рәфкать Разетдинов, Әлфрид Хәйбрахманов, Рөстәм Хисаев, Раил Хисмәтуллин – бу яклардан…
Башка милләтләр арасында яшәгән татар балаларының туган телләрендә белем алу мөмкинлеге юк, уку йортларындагы, балалар бакчаларындагы барлык аралашулар да русча алып барыла. 1989 елда Пермь өлкәсендә 92 милли мәктәптә балаларга туган телләрендә белем бирелгән. Соңгы елларда алып барылган вазгыять нәтиҗәсендә этник компонентлы 32 мәктәп кенә калган, авыл мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага ике сәгать кенә укытыла, ә кайберләрендә факультатив буларак кына кертелә. Крайның татарлар күпләп яшәгән Березовский, Кишертский, Суксунский округларында да татар теле укытыла торган бер генә мәктәп тә юк икән. Иң аянычы – балалар Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Камал, С.Сәйдәшев, Б.Урманче кебек мәшһүрләребезне дә белми үсә. Теләгән балалар Пермь крае төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырган якшәмбе мәктәбенә йөреп туган телебезне өйрәнә. Алар «Җәлил укулары», «Ягъфәров укулары» конкурсларында призлы урыннарны ала. Әмма якшәмбе мәктәбе генә балаларга кирәкле белемне биреп бетерә алмый.
«Пермь өлкәсе татар-башкорт иҗтимагый үзәге», Пермьнең Татар милли-мәдәни мохтарияте әлеге вазгыятьтә төбәктә һәм шәһәрдә туган телебезне, милли мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуны төп максат итеп куйган. Шушы нияттән «Татар мәдәнияте – Пермь краеның аерылгысыз гомуммилли казанышы» дигән инновацион комплекслы проект эшләнгән. Төп игътибар исә баланы гаиләдә туган телендә, милли традицияләрне белгертеп тәрбияләүгә бирелә, ел саен «Пермь шәһәренең иң яхшы татар гаиләсе» дигән конкурс та үткәрелә, җиңүчеләргә губернаторның махсус бүләге тапшырыла. Конференциядә катнашучыларга узган елгы бәйгедә җиңүче булган Миләүшә һәм Ленар Маматовларның гаилә ансамбле чыгышын да күрергә насыйп булды. Миләүшәнең әтисе Әдис Маликовны Пермьда композитор, җырчы, талантлы оештыручы буларак беләләр.
Шәһәрдә автономия каршында шулай ук «Чәк-Чәк» яшьләр оешмасы булдырылган. Ә «Пермь талантлары» татар-башкорт халык иҗаты фестивале, шәһәр һәм район Сабантуйлары барлык милләттәшләребезне берләштереп, милли мәдәниятебезне пропагандаларга ярдәм итә.
10 ел элек Пермьдә татар җыр һәм бию сәнгатен күрсәтә алырдай үзешчән коллективлар булмау сәбәпле, мөстәкыйль мәдәни чаралар үткәрә алмасалар, һәвәскәрләрне Барда районыннан чакырырга туры килсә, хәзер хәл үзгәргән. Шәһәрдә «Мирас», «Аваз», «Мәхәббәт», «Яшьлек», «Гүзәл Чулман», «Ирбис», «Тургай», «Илһам» кебек иҗат коллективлары татар мәдәниятен күрсәтә. Кунаклар алдында чыгыш ясаган «Гүзәл Чулман» фольклор ансамбленең җыр-биюләре дә сокландырырлык. Гөлүзә Хәмзина җитәкчелегендәге бу коллектив Ульяновскида узган «Түгәрәк уен» Россия фольклор фестивале җиңүчесе булган, Татарстанда Гран-при алган, Италиядә, Венгриядә үткәрелгән Халыкара фестивальдә лауреат исемен яулаган. Ильнура Уфимцева җитәкчелегендәге «Ирбис» ансамбле исә Испаниядә узган халыкара этник фестиваль-конкурсының бронза призын яулап кайткан.
«Пермь опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, В.Барсова исемендәге Бөтенроссия конкурсы премиясе лауреаты Айсылу Хәсәнова да – бу якта яшәүче милләттәшләребезнең мактанычы. Илдус Арсланов, Вилия Госманова алып барган «Арслан» студиясе дә актив мәдәни-мәгърифәти эш алып бара», – ди Д.Закиров…
Төбәк тарихын өйрәнүчеләрне Пермь ягы татарлары гына әзерли торган татлы милли ризыкларының берсе – Татарстан фәне һәм мәдәнияте көннәренә багышлап бик матур итеп бизәлгән как бәлеш белән каршы алганнар иде. Пермь төбәгендә бер генә туй да, бер генә бәйрәм дә как бәлешсез узмый икән. Аны Көнгер районының Яланыч (Бажуки) авылында яшәүче Гөлүзә һәм Рәүф Муллахмәтовлар гаиләсе әзерли. Алар бу бәлешләрне Казанда да күрсәткән. Гомумән, Муллахмәтовлар әзерләгән как бәлеш, чәкчәк, кош теле, өчпочмак, бавырсак, бөккән кебек милли ризыкларыбыз теләсе кайсы бәйрәм, туй табыннарының бизәге, диләр. Гөлүзә белән Рәүф җитәкчелегендәге пекарняда әзерләнгән шәңгәләр дә тел йотарлык тәмле. Алар эшне Яланыч кешеләре өчен икмәк пешерүдән башласа, еллар узган саен ризыкларының төрләре арткан. Как бәлеш исә җиде бик юка катламнан тора, араларында иттарткычтан чыгарылган ак һәм кара йөзем, күрәгә, хөрмә, караҗимеш, хәлвә.
Пермьдә яшәүчеләр Римма Хисмәтуллинаның шәхси кафесында әзерләнгән милли ризыкларыбызны бик ярата икән. Бу кафеда югары сыйфатлы хәләл ашлар әзерләнә, милли ризыклар тәкъдим ителә…
Төбәкне өйрәнүчеләр Пермь шәһәре белән дә танышты. Шәһәрдә биек мәчет манаралары күп. Дистәгә якын мәчет эшли. Пермь крае мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Рәхмәтулла Пермь крае хакимияте, меценатлар көче белән җәмигъ мәчете төзелешен дә башлап җибәрүләре турында сөйләде. Аның инде эчке эшләре генә калган. Аллаһ йортының быел бер өлеше файдалануга тапшырылыр, ул шәһәрнең бизәге булу белән бергә, мөселманнар үзәгенә дә әверелер, дип уйлыйк. Мәчетнең бер өлешендә мәдрәсә дә урнашырга тиеш. Әлегә мәдрәсә шәкертләргә 1937 елда төзелгән бинада белем бирә. Екатеринбургның Урал тау университетында теология кафедрасында укытыла. Ураза, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәре, Сабантуй шәһәрнең Горький исемендәге ял-мәдәният паркында һәм стадионнарда үтә.
Пермьдә шулай ук үзенчәлекле сыннар да күп. Берсе «Тозлы колак» дип атала. Шәһәр кайчандыр диңгез булган урында урнашкан, бик тирән катламнарда тоз ятуы беленгән. Аны зур авырлыклар белән чыгарганнар, бәясе исә алтын белән исәпләнгән. Тозны капчыклап иңнәрендә ташыган йөкчеләрнең исә колаклары күпереп чыга торган булган. Татар скульторы Рөстәм Исмәгыйлев ясаган бу сын исә шушы вакыйгаларны искә төшерә.
Пермьдәге конференциядә Данир Закировның «Шахтеры – гвардия труда» китабы да тәкъдим ителде.
Сөембикә КАШАПОВА.