tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Перуда Америка, Яңа Зеландия һәм Австралиядәге Россия ватандашлары оешмаларының XV региональ конференциясе уза
Перуда Америка, Яңа Зеландия һәм Австралиядәге Россия ватандашлары оешмаларының XV региональ конференциясе уза

Перуда Америка, Яңа Зеландия һәм Австралиядәге Россия ватандашлары оешмаларының XV региональ конференциясе уза

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасында.

28-29 сентябрьдә Перуда Америка, Яңа Зеландия һәм Австралиядәге Россия ватандашлары оешмаларының XV региональ конференциясе уза. Әлеге чарада Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация катнаша.

Конференциядә катнашучыларны Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Илчесе Игорь Романченко, Россия Тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаментының баш киңәшчесе Татьяна Митина, РФ Федерация Советы әгъзасы Елена Афанасьева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Сәламләү сүзендә Данис Шакиров катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы  исеменнән һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразие исеменнән сәламләде. Ул һәркемгә уңышлар һәм конференциянең конструктив эшен теләде.

Конференциядә катнашучылар чыгышларны тыңладылар. Үз чыгышында Данис Шакиров  Бөтендөнья татар конгрессы проектлары, чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү турында сөйләде.

Шулай ук «Туган батыр» проекты турында доклад белән проект җитәкчесе Радик Абдрахманов чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*