Шушы көннәрдә җир йөзендәге бөтен алдынгы кешелек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгели. Бу тарихта канлы эзен калдырган тиңсез һәм миллионлаган корбан таләп иткән аяусыз көрәшкә барлык милләт вәкилләре күтәрелә. Әлбиттә, алар арасында татар яугирләре дә кыюлык, зур батырлык һәм ватанпәрвәрлек сыйфатларына ия булуларын күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы барышында Ленинград халкы язмышына аеруча зур сынау төшә. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр фашист илбасарлары тарафыннан камалышта кала. Шушы авыр көннәрдә төньяк башкалага ярдәмгә Татарстан да килә. Лениград һәм Казан уртак дошманга каршы көрәштә берләшә. Алда бер максат – дошманны җиңәргә!
Үз язмышларына байтак күркәм битләр язган бу ике башкаланың бер – берсенә охшаш яклары шактый. Икесендә дә бай тарихлы университет, куәтле сәнәгать һәм чагу мәдәният үзәкләре бар. Фидакарь халыклары кабатланмас һәм үзгәрмәс милли йолаларны саклап һәм үстереп яши.
Санкт – Петербургның 300 еллыгы һәм Казанның 1000 еллыгы юбилейларында ике шәһәр арасында махсус килешү төзелде. Тантаналар шушы килешүләр нигезендә үтте. Бу гаҗәп түгел. Петр указы белән Санкт – Петербурга берничә ай җәяү килеп, күренекле башкаланы төзүчеләр арасында безнең милләт вәкилләре дә шактый була. Күбесе биредә төпләнеп кала. Шәһәргә нигез салучы татарлар Петербургның төп халкы.
Бу кечкенә лирик күченешне мин ике арадагы милли – мәдәни һәм сәнгати бәйләнешнең беркайчан да өзелеп тормавын күрсәтү өчен ясадым.
Тукай әйтмешли, сүз башым бит Шүрәле, яңадан Бөек Ватан сугышына әйләнеп кайтабыз. Бу дәһшәтле елларда, Татарстан ачлыктан интеккән меңнәрчә ленинградлыларны кабул итә. Берничә предприятие Казанга күчә. Татарстанлылар һәм ленинградлылар иңгә – иң торып станоклар артына баса. Тылда да, фронтта да уртак дошманны җиңү өчен каты көрәш бара.
Бөек Ватан сугышы барышында Ленингрдны яклап көрәшкән яугирләр арасында татар сугышчылары да байтак. Волхов фронтында көрәшкәндә каты яраланып тоткынлыкка эләккән Муса Җәлил исеме генә дә ни тора.
Бу кечкенә язмада төньяк башкаланы һәм Ленинград өлкәсен яклап көрәшкән барлык батыр татар яугирләре исемнәрен атап чыгу мөмкин түгел. Күбесенең исеме дә билгесез.
Әмма фашист илбасарларын үз өнендә тончыктыру өчен татар халкының батыр уллары һәм кызлары үз- үзен аямый көрәшүләре бәхәссез. Аларның исеме халык күңеленә үлемсез һәм югалмаслык итеп язылган. Безнең илдә бу сугышта якынын югалтмаган бер генә гаилә дә юк. Шул ук вакытта, фашист канкоярлары башлаган һәм берничә елга сузылган хәтәр еллар Ленинград халкы язмышына аеруча зур югалтулар китерде. Ул кайгылы һәм хәвефлле чорның кайтавазын үзендә тойган буын вәкилләре бүген дә Санкт – Петербургта яши.
Дәһшәтле еллар эзен калдырган Ленинград җирендә һәм Балтыйк флотында хәзерге вакытта да татар яугирләре хезмәт итә. Алар яшь буын вәкилләре.
Бу яугирләр җирдә дә, диңгездә дә хезмәт елын – юлларын данлы Бөек Ватан сугышы тарихы белән танышудан башлый. Кан – яшь һәм рәнҗеш белән тулган ул чорлар барлык азатлык сөюче халыкларга бәяләп бетмәслек хакка төште. 900 көн дәвамында дошман камалышында булган ленинградлылар өчен бу хак бәяләп беткесез. Кешелек тарихында мондый ук ерткычлыкка башка мисал юктыр.
Ленинградлыларның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы, киләчәккә өмет ышанычы һәм каһарманлыгы булып кереп калды.
Ел саен Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр һәм алар белән бергә башка төбәкләрдән килүчеләр Пискаревка мемориаль зыяратында күмелгәннәр истәлегенә чаралар оештыра. Агымдагы елда Пискаревка мемориалы комплексының салынуына 60 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек зур оешканлык белән башланды. Җиңү тантанасын 15 мең чәчәк бизәячәк. Әлбиттә, билгеле сәбәпләр аркасында “Ватан – Ана” монументына күмәк халык катнашлыгында чәчәк гөлләмәләре салу көне кичектерелер, могаен.
Санкт – Петербургтагы “Ватан – Ана” монументы өчен аерым даталар юк. Ул һәркөнне безне аяу булырга, сак булырга һәм тынычлык кадерен белергә чакырып ерактан ук искәртеп – кисәтеп тора.
Зәрия Хәсәнова, Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе