Һәр авылда диярлек үз мәдәниятенә, тарихына һәм диненә битараф булмаган актив кешеләр бар. Нәкъ менә шундый шәхесләр ярдәмендә авылларыбызда татар теле, татар җырлары яңгырый, клублар һәм мәчетләр ачык, татар авылларын берләштерүче чаралар үткәрелә.
Һәм безнең өлкә татарлары автономиясе нәкъ менә шундыйлар белән хезмәттәшлектә тора, нәкъ менә шулар югарыда әйтелгәннәрне саклап калуга юнәлдерелгән күп санлы чараларыбызда безгә ярдәм итә.
Андый кешеләрнең күп булуы һәм безнең белән еллар буе хезмәттәшлек итүче һәм шул ук вакытта үз авылларында мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау буенча гаять зур эш алып баручы гаиләләрнең булуы сөендерә.
Пильна округының Петрякс авылында менә шундый хезмәт сөючән гаилә яши. Әхмәр һәм Рамилә Закировлар безнең барлык чараларда катнаша, алар ярдәмендә бу авыл клубында һәрвакыт халык шөгыльләнерлек, катнашырлык һәм үзеңне сынап карарлык нәрсәләр бар.
Гаилә башлыгы Әхмәр Фаттах улы мәктәп елларында ук җәмәгать тормышында актив була. Армиядә дә үзенең активлыгы белән аерылып тора. Балачактан ук хезмәт сөючән була, мәктәптә укыганда ук колхозда эшли.
Чын патриот буларак, ул үз авылын бик ярата һәм һәрвакыт туган авылында яшәргә хыяллана. Балачактан спорт белән шөгыльләнеп, әнисе, сеңлесе һәм абыйсы кебек педагог һөнәрен сайлый.
Әхмәр 2008 елдан бирле Петрякс мәдәният йортында хезмәт итә, эшен бигрәк яратып, чын күңелдән бирелеп эшли, авылдашлары өчен еш кына кызыклы чаралар уйлап таба. Хоккей, билбау көрәше, футбол буенча секция оештырган, анда балалар рәхәтләнеп шөгыльләнә һәм төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясый.
Төп эшеннән тыш, ул алтынчы сайлау округының төрле чакырылыш авыл депутаты һәм районның Земство җыены депутаты итеп сайлана.
Әлбәттә, гаилә ярдәме булмаса, эшеңне никадәр яратсаң да, тулы куәт белән эшләп булмый. Хатыны Рамилә Хайдәр кызы һәрчак аңа булыша һәм һәр нәрсәдә аның таянычы була. 2019 елдан, Закировлар мәдәният йортында бергә эшли башлагач, клубның күпкырлы эше тагын җанлана төшә, чөнки Рамилә тәүлек буе дәвам итә торган һәм бетмәс-төкәнмәс әлеге эшчәнлеккә бик теләп керешә.
“Минем теләгем мәдәният йортында балалар өчен “Хуҗабикә” түгәрәге ачу иде. Анда без халкыбызның милли ризыкларын әзерләргә, татар телендә сөйләшергә өйрәнәбез. Максатым – балалар кечкенәдән үк хезмәтне яратсын, өлкәннәрне хөрмәт итсен, үзара ярдәмләшеп яшәсен. Биредә шөгыльләнүче балалар авылда гына түгел, округта үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнаша.
Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә чараларыбызның сыйфат дәрәҗәсе күтәрелде. Монда, әлбәттә, авылдашларыбызның да роле зур. Алар без үткәргән барлык чараларда да активлар.
Авылның барлык оешмалары белән дус яшибез, өлкә «Туган як» һәм Пильна округы газеталары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Безгә өлкә татарлары автономиясе, аның каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар-хатын кызлары һәм округыбызның «Нур» иҗтимагый оешмасы уздырган чараларда катнашу бик ошый.
Без яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән дә шөгыльләнәбез. Безнең мәдәният йортында СВО сугышчыларына, Мулино һәм Дебальцево госпитальләренә гуманитар ярдәм җыю, блиндаж шәмнәре җитештерү һәм маскировка челтәрләре үрү оештырылды. Авыл халкы эшебезне хуплый һәм актив ярдәм итә.
Балаларыбыз безнең үрнәктә үсте. Кызыбыз Җәмилә үзешчән сәнгатьтә катнаша иде. Илһам көрәш, хоккей, футбол буенча төрле ярышлар призеры. Хәзер инде алар үсеп җитеп, Казанда яшәсәләр дә, эштән бушаган вакытларында авылга кайталар һәм шул арада да төрле чараларда катнашып китәләр. Без аларның да, безнең кебек үк, туган авылыбызга, гореф-гадәтләребезгә битараф булмавына шатбыз”, – ди Рамилә Хайдәр кызы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, клубта матур гына музей бүлмәсе булдырылган, анда экспонатлар бик күп. Авылдашлары ярдәмендә Закировлар үзләре дә яратып музейга материал туплый.
Авылның гына түгел, Ватанның да патриотлары булган Әхмәр һәм Рамилә Закировлар менә шундый тиктормас тормыш алып бара һәм аларның мондый күпкырлы эшчәнлеге, әлбәттә, игътибарсыз калмый, төрле дәрәҗә бүләкләр белән билгеләнә. Актив хезмәте, СВОга ярдәм иткәне өчен Әхмәр Фаттах улы Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнде. Икесенә дә берничә мәртәбә өлкә мәдәният министрлыгы һәм губернаторның, «Бердәм Россия» партиясенең һәм өлкә татарлары автономиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Уртак эшебезнең барлык казанышларына авылдашларыбызның хуплавы һәм ярдәм итүе нәтиҗәсендә ирештек”, – ди гаилә башлыгы, бер әйбергә дә битараф булмаган һәм бик гадел кеше Әхмәр Закиров.
Тату, актив, иҗади Закировлар гаиләсенә яңадан-яңа уңышлар, авылдашлары ихтирамын һәм һәрбер эштә иминлек телибез!
Зилә АХМАДУЛЛИНА, автономиянең башкарма директоры урынбасары.
Түбән Новгород.