tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пәйгамбәребез нәсел дәвамчысының нәсыйхәтләре
Пәйгамбәребез нәсел дәвамчысының нәсыйхәтләре

Пәйгамбәребез нәсел дәвамчысының нәсыйхәтләре

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин тырышлыгы белән шәһәребездә шәрәфле кунак – Иордания ислам фәннәре халыкара университетының этика, педагогика һәм гуманитар фәннәр факультеты профессоры, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) 42 нче буындагы нәсел дәвамчысы шәех Абдуррәззак Абдуррахман әс-Сәгъди булып китте. Күренекле дин әһеле күптән түгел генә Юго-Западный микрорайонында ачылган “Ләйли Җамал” мәчетендә төбәгебезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте шушы көннәрдә генә профессор, шәех Абдуррәззак Абдуррахман әс-Сәгъдинең “Колның юлы – барча галәмнәр Раббысының ризалыгына илтүче юл” (“Путь раба – дорога идущего к довольству господа миров”) дип исемләнгән хезмәтен китап итеп бастырып чыгарды. Ике телдә – гарәпчә һәм русча нәшер ителгән әлеге китап “Суфичылык һәм остаз”, “Тәрикать һәм сүлюк”, “Аллаһы каршында коллыкка синең юлың, Ул Бөек һәм Көчле”, “Көндәлек тормышта синең тәрикатең. Егерме нәсыйхәт”, “Аллаһы колының юлы. Синең көн тәртибең”, “Төнлә һәм җомга көнендә синең көн тәртибең”, “Ураза тотуда синең юлың”, “Дога кылуда синең юлың”, “Аллаһыга синең юлың (Ул Бөек һәм Көчле)”, “Гыйбадәт кылуда синең юлың”, “Әй, мөслимә, синең юлың”, “Әҗер-савапларга ирешүдә синең юлың” дип аталган бүлекләрдән гыйбарәт. Мөхтәрәм профессор белән истәлекле очрашу шушы китапны киң җәмәгатьчеккә тәкъдим итү, ягъни презентацияләү рәвешендә узды. Шәех гаҗәеп бай эчтәлекле, мөселман кардәшләребез өчен бик тә файдалы булган китапны бастырып чыгару һәм әлеге очрашуны оештыру максатында зур көч куйган өчен мөфти хәзрәтләре Илдар хаҗига рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Мәчетләр – Аллаһы йортлары – җир йөзендәге иң яхшы, иң күркәм урын. Кыямәт көнендә, мәхшәр мәйданында Раббыбыз каршында җавап тотканда фәкать игелекле, изгелекле гамәлләр генә тәмуг утыннан коткарып калачак. Биш вакыт намазын укымаган, кешеләргә яхшылык эшләмәгән адәм баласына Кыямәт көнендә бик тә авыр булыр. Тәкъвалыкка омтылырга, хәләл кәсеп – бизнес белән шөгыльләнергә, балаларга дини гыйлем бирергә, Аллаһыны һәрдаим зикер кылырга, ягъни телгә алырга кирәк – әҗер-савапларга ирешү юллары менә шулар. Яңа гына дөнья күргән китапта сүз әнә шул хакта бара”,- диде профессор әфәнде.

Шәех әйтүенчә, йокларга ятканда, өйдән чыкканда, юлда барганда, базарга кергәндә һәм эштән арып ял иткәндә Аллаһыны зикер кылырга кирәк. Шулай ук ата-аналарын олылап хөрмәтләүчеләргә, туганлык җепләрен беркайчан да өзмичә, кадерләп саклаучыларга, барча мөселманнар белән дус мөнәсәбәттә торучыларга, балаларына дини тәрбия бирүчеләргә күп әҗер-саваплар языла.

“Бүген тәкъдим ителгән китапта без әйтергә тиешле барлык зикерләр дә китерелә. Шулай ук җомга намазын һәм гает бәйрәмнәрен үткәрү, ураза тоту тәртипләре белән танышырга мөмкин. Хөрмәтле хатын-кызларыбызга – динебезнең киләчәген тәрбияләүче гүзәл затларга китапның тулы бер бүлеген багышладык. Алар анда үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап табарлар”,- диде әс-Сәгъди әфәнде.

Ульяновск мөселманнарына бүләк итеп таратылган китап дөньяның төрле почмакларында яшәүче дин кардәшләребез өчен күптән инде өстәл китабына әверелгән икән. Мәсәлән, Малайзия һәм Индонезия мөселманнары аны аеруча яратып кабул иткәннәр. Ульяновскида бу китапны зуррак тираж белән бастырып, тагын да күбрәк халыкка таратырга мөмкин, изге эшкә ярдәм итүчеләргә бу сәдака җария булып язылыр иде, диде профессор.

Кадерле кунак очрашуда катнашучыларның күп санлы сорауларына җаваплар да бирде. Мисал өчен, даруның – экстрактның составында спирт булса, мөселманга аны эчәргә ярыймы, дип сорады дин кардәшебез. Әлбәттә, ярамый, составында спирт булган даруны куллану, исерткеч эчемлекләр эчү тыела, дип белдерде шәех катгый рәвештә.

Нинди очракларда тыйнаклык (скромность) күрсәтергә ярамый, киңәш ителми, дип сорау бирүче дә табылды.

“Мөселман кешесе бөтен нәрсәдә, бар җирдә дә тыйнак булырга тиеш. Тәкәбберлек күрсәтү, борын чөереп йөрү, минминлеккә бирелү динебез тарафыннан тыела. Иманлы кешеләр тәкъвалы булулары, тәкъвалыкка омтылулары белән аерылып тора. Байларны да, фәкыйрьләрне дә тыйнаклык бизи”,- дип белдерде дин белгече.

Хатын-кызларга ир-ат киеме (мәсәлән, чалбар кияргә) кияргә рөхсәт ителәме, дигән сорауны да җиткерделәр.

“Ир-атлар белән хатын-кызлар бер-берсеннән тәкъвалы (богобоязненность) булулары белән аерылып тора. Ир-егетләр йөкле була алмый, аларның күремнәре килми. Гаурәт – тәннең тыелган җирләрен кием белән каплау. Гаурәт ирләрнең кендектән тез астына кадәрге өлешен, хатын-кызларның йөз, кул һәм аяк очларыннан тыш бөтен тәнен алып тора. Хатын-кызларга никаб кию, ягъни йөзне каплау мәҗбүри түгел, ә менә хиҗаптан йөрү мәҗбүри санала. Гүзәл затларга ир-ат киеменнән йөрү тыела”,- диде профессор.

Шәех изге Кәгъбәтуллаһтагы кара таш тарихы турында да тәфсилләп сөйләде.

“Кәгъбәтуллаһ Ибраһим (а.с.) заманында яңадан төзелә. Ул аның нигезен кора һәм ашыкмыйча, акрын гына сафка бастыра. Улы Исмәгыйль төзелеш өчен ташларны биек таулардан күтәреп ташый. Анда җәннәт ташлары саклана, алар баштагы мәлдә ак төстә була, аннары, адәм балаларының гөнаһларын үзләренә сеңдерүләре сәбәпле, кара төскә керәләр”,- диде әс-Сәгъди кардәшебез.

Очрашуда Ульяновск өлкәсе мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, ягъни бездә бер генә мөфтият булдыру мәсьәләсен дә күтәрделәр.

“Коръәни-Кәрим китабы ике түгел, бер генә. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) ике түгел, бер генә. Аллаһы Рәсүленең сөннәте бар, ул изге китабыбызны шәрехли, аңа аңлатма бирә. Коръән китабы белән сөннәт – динебезнең нигезе, төп чыганаклар. Пәйгамбәребез үзеннән соң безгә Коръән белән сөннәтен калдырып китте. Коръән юлыннан, сөннәт юлыннан, сәхабәләрем артыннан барыгыз, диде ул. Башта җомга намазына азан бер генә тапкыр әйтелсә, соңрак мөселманнар дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, намазга өлгерә алсыннар өчен ике тапкыр әйтелә башлый. Сәхабәләр тәравих намазын – егерме рәкәгать, тәһәҗҗүдне – сигез рәкәгать, витр намазын өч рәкәгать укыган. Рәсүлебез вафатыннан соң җитмеш ел үткәч, Әбү Хәнифә дигән дин галиме пәйда була. Ул кырык ел буе бер дә йокламыйча, намазлар укый, үзеннән соң бай рухи мирас калдыра. Күпчелек мөселманнар Хәнәфи мәзһәбе буенча яши. Мәзһәбсез юл – ул куркыныч юл. Мөселманнарны бүленергә, аерылырга чакыру – ул куркыныч юл. Бергә булырга, бер түбә астында булырга кирәк. Мөфтиятләрне берләштереп, хаталарны төзәтү өстендә бергәләп эшләгез, әҗер-савабы күбрәк булыр. Берничә мөфтият булуы мөселманнарны һич тә бизәми. Кемнең дөрес, хак юлда булуын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Бергә һәм бердәм булсагыз, мөселманнарга, дәүләткә тагын да күбрәк файда китерерсез”,- диде әс-Сәгъди әфәнде.

Дәрәҗәле дин белгеченнән суфичылык хәрәкәтенә мөнәсәбәте турында да сорадылар.

“Мин китабымда суфичылык төшенчәсенә төгәл аңлатма бирдем. Тәкъвалык, ихсан дәрәҗәсенә ирешеп, Коръәни-Кәрим китабын, намазлар уку, тыелганнардан тыелу, алардан бик тә ерак тору суфичылык була инде. Ә тәсәввүф – ихсан дәрәҗәсенә илтүче юл. Дөрес, хаталы тәсәввүф тә булырга мөмкин”,- диде мөхтәрәм кунак.

Ә бер авыл имамы якташларының Шәгъбан аенда чишмәдән алган суны “Зәм-зәм” суына тиңләүләре турында сөйләде.

“Изге вә шифалы “Зәм-зәм” суы бары тик Мәккәдә генә ул. Идел яки нинди дә булса елга, чишмә суын “Зәм-зәм” суы дип атарга һич тә ярамый. Шәгъбан аенда авылдашлар бергә җыелып Коръән укысыннар, бу сөннәт булып санала”,- диде шәех.

Пәйгамбәребезнең нәсел дәвамчысы Аллаһы Рәсүленең бөтен нәрсәне уң кул белән эшләве, мәсәлән, ипине уң кул белән тотып ашавы турында да җиткерде.

Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин белдерүенчә, бүген өлкә мөселманнарын берләштерү бурычы тора.

“Бу процесс күптән башланды инде һәм уңышлы гына дәвам итә. Өлкә ифтарын бергә үткәрдек, яңа мәчетебезне бергә ачтык. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, изге Рамазан аенда зәкят фондына алты миллион сум сәдака акчасы керде. Мөселманнарны берләштереп, аларның көч-куәтен арттырып, без дәүләтне – Россияне, төбәгебезне – Ульяновск өлкәсен көчәйтәбез”,- диде өлкә мөфтие.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*