tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород яшьләре Санкт-Петербургта чемпионатта катнашты
Түбән Новгород яшьләре Санкт-Петербургта чемпионатта катнашты

Түбән Новгород яшьләре Санкт-Петербургта чемпионатта катнашты

2016 елдан башлап «Уңышлы буын» иҗтимагый оешмасы «Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү үзәге» федераль дәүләт мәгариф учреждениесе белән берлектә оештырылган “Эчке туризмны үстерү буенча чит телләрдә “I LOVE RUSSIA-2021” чемпионаты” V төбәкара конкурсы Түбән Новгород өлкәсендә агымдагы елда да зур оешканлык белән узды.

Аның төп максаты – туган шәһәргә мәхәббәт белдерү һәм тарихын, бүгенгесен бөтен дөньяга  сөйләү мөмкинлеге тудыру.

Илебездә эчке туризмны үстерү, бу өлкәдә кирәкле кадрлар әзерләү, ирекле хәрәкәтне популярлаштыру, төбәкләрдә волонтерлык программаларын үстерү һәм чит телләрдә (инглиз, немец, француз) белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән бу проект төбәкләр арасында уңышлы хезмәттәшлек өчен махсус платформа булып тора, ул профессиональ һәм иҗади берләшмәләр  булдыруны, шулай ук Россиянең яшь буыны арасында волонтерлык рухын саклап калуны тәэмин итә.

29-31 октябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «I LOVE RUSSIA-2021» чемпионатының финал этабы узды. Анда Камчаткадан алып Калининградка кадәр 40 регионнан командалар катнашты. Иң куанычлысы, сайлап алу этапларын уңышлы узып, Нева елгасы буе шәһәрендә үз эшләрен яклау хокукына Янау һәм Пожар мәктәпләренең 9 классларында белем алучы шөбилеле Ләйсән Каюмова, грибанлы Айдар Секамов һәм кочкопожарлы Диляра Гаязетдинова лаек булдылар. Әлеге сәфәрдән кайтуларына, яшь егет-кызларыбыз редакциягә килеп, конкурстан, тулаем төньяк башкаладан алган хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

– Кадерле сәфәрчеләребез! Әлеге конкурста катнашуыгыз нәрсәдән башланды? Моңа кем яисә нәрсә этәргеч булды?

Айдар: – Әлеге конкурста катнашу өчен үз шәһәрең  турында видеоролик әзерләп, аны оештыру комитетына юлларга кирәк иде. Һәр катнашучы инглиз, немец яисә француз телендә «Шәһәрнең визит карточкасы», «Шәһәрнең тарихи кыйммәте һәм истәлекле урыннары», «Шәһәрнең волонтерлык хәрәкәте» дигән темаларга эш тәкъдим итә алды. Без Ләйсән белән Сергач шәһәре, аның тарихы, данлыклы кешеләре турында видеоролик әзерләдек. Аны француз телендә тиешле рәвештә төзергә укытучы апабыз Татьяна Ларина ярдәм итте. Нәкъ менә ул безгә бу конкурс барлыгы турында белгертте, положениесе белән таныштырды һәм катнашырга тәкъдим итте.

Диляра: – Татьяна Викторовна безнең мәктәптә дә чит телләр дәресләрен алып барганга, мине дә Айдар белән Ләйсәнгә кушылырга чакырды. Дөресен әйткәндә, без әлегә икенче ел гына француз телен өйрәнәбез, аны белү дәрәҗәбез артык югары булмаганга, тиз ук ризалашмадым. Әмма ләкин остазыбызның ярдәмен сизеп шушы югары дәрәҗәдәге конкурста катнашырга булдым.

Ләйсән: – Катнашучы гаризаларын, эшләрне оештыручыларга юллаганда, төбәкара статусы йөрткән бу бәйгенең финалына узарбыз дигән уйлар беребезнең дә башына кермәде. Шулай да безнең эш жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм безгә үз эшебезне финалда яклау бәхете елмайды.

– Конкурсның финал этабы иң матур шәһәрләрнең берсе булган Санкт-Петербургта узачагын белгәч, кайсыгызны нинди хисләр чолгап алды?

Диляра: – Минем өчен иң зур шатлык булгандыр. Шушындый мөмкинлеккә ахыргача ышанмадым. Санкт-Петербургта булу, бу искиткеч җирлек белән якынрак танышу – һәр кешенең иң зур теләгедер, минеке дә шул исәптә, аның тормышка ашуына чиксез шатмын.

Ләйсән: – Шәхсән мин бик нык дулкынландым, чөнки анда нәрсә булачагын, шәһәр, аның халкы безне ничек каршы алулары билгесез иде.  Шуңа да безгә Санкт-Петербургны карарга гына түгел, ә зур дәрәҗәле конкурста илебезнең төрле почмакларыннан килгән  йөзләгән егетләр һәм кызлар арасында үз эшләребезне якларга кирәк иде. Аллаһыга шөкер, барысы да әйбәт узды, бик канәгать булып кайттык.

Айдар: – Ә минем, дөресен әйткәндә, башта барырга бернинди теләгем юк иде. Ник дисәгез, бу шәһәрнең туган ягыбыздан никадәр ерак булачагын яхшы аңлый идем.

Әлеге сәфәр башта июнь ахыры, июль башына билгеләнгән иде. Әмма коронавирус сәбәпле кертелгән чикләмәләр нәтиҗәсендә, оештыручылар финалны октябрь аена күчерде. Соңга кадәр әлеге чара бу юлы да шул ук сәбәпле күчерелер дип уйладым.

– Санкт-Петербург сезне ничек каршы алды? Аның турында хыялланган өметләрегез акландымы?

Диляра: – Сәфәребезнең бер очы 16 сәгать тәшкил иткән юл озынлыгы белән истә калачак. Без өчәү һәм апабыз Татьяна Викторовна бер купеда бардык: юл буе төрле җырлар җырладык, тормышта булган хәлләрне искә төшердек. Бик күңелле иде. Бер-беребез белән тагын да якынрак танышу өчен дә бер дигән мөмкинлек булды бу.

Санкт-Петербург безне җылы, ялтырап торган кояшлы көннәре белән каршы алды. Беренче көнебез берничә сәгатьлек шәһәр белән танышу экскурсиясеннән башланды – Исаакиевский собор, Кышкы дворец һәм башкалары – искиткеч матур.

Ләйсән: – Экскурсия тәмамлануга без шәһәр үзәгендәге “Мәскәү” исемле дүрт йолдызлы кунакханәгә урнаштык. Биредә барысы да искитәрлек зур, матур, якты. Номерларыбыз 6-7нче катларда урнашкан иде, ә тәрәзәләребез ачыла торган  күперләргә караган иде. Төрле утлар белән яктыртылган күперләрнең ачылып-ябылу күренешен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шуңа да барлык яшьтәшләремә, бер генә кат булса да, Питерда булып кайтырга киңәш итәр идем.

Айдар: – Алда әйтеп үткәнемчә, башта барырга теләгем булмаса да, нәтиҗәдә, мин әлеге сәфәрдән бик канәгать калдым. Шәһәр үзенең искиткеч архитертурасы, элекке биналары, кичке урамнары белән шаккаттырды. Без күбесе эшлекле үзәктә булганга, биредәге төзеклелек, чисталык таң калдырды, ә менә аз гына яккарак киткәндә, ватык юллар, җимерек биналар, чүп-чар да очратырга мөмкин иде. Тик монысы да төньяк башкалага килешүле кебек иде.

Халкы, беренче карашка, безгә агресив, тәкәббер (высокомерный), канәгатьсез кебек тоелды, әмма танышып, аралаша башлагач, бик кунакчыл булып чыктылар.

Конкурс ничек узды? Үз чыгышыгызны ничек бәялисез?

Диляра: – Хәлебездән килгәнне барысын да эшләдек, дип саныйм. Илебезнең төрле регионнарыннан килгән конкурсантларның күбесе – төрле югары уку йортлары студентлары. Мәктәп укучылары арасында без берничә кеше генә идек.

Әлеге фестивальне тантаналы ачу югары оешканлык белән узды. Түрәләр белән бергә дәрәҗәле шәхесләр чыгыш ясады. Норильск командасы катнашында конференция узды, ә ахырда матур концерт-тамаша карадык.

Ләйсән: – Призлы урыннар яулап булмаса да, без күтәренке кәеф белән, оештыручылар тарафыннан катнашучы сертификатлары, истәлекле бүләкләр  белән бүләкләнеп кайттык.

Айдар: – Шушындый дәрәҗәле конкурста катнашу мөмкинлеге тудырган, безгә ышанган, әзерләнергә булышкан укытучыбыз Татьяна Викторовнага рәхмәтлебез.

Шулай ук бу сәфәрнең юл, торак чыгымнарын үз өсләренә алган әти-әниләребезгә аерым рәхмәт. Без сезне яратабыз, сез иң яхшылар!

– Киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде?

Айдар: – Бүгенге көндә мин компьютерлар, бу өлкәдә төрле программалар белән эш итәргә яратам. Төп мәктәпне тәмамлап урта белем алырга телим, ә киләчәктә, программист белгечлеге алырга хыялланам. Мин кече яшьтән спорт белән мавыгам, димәк, бу юнәлештә дә үз өстемдә эшләүне дәвам итәчәкмен.

Ләйсән: – Мин дә Айдар кебек башта 10-11 классларны тәмамларга җыенам. Спорт белән шөгыльләнгәнгә, киләчәктә фитнес буенча тренер булырга телим. Җаныма ятучы тагын бер шөгылем – рәсем ясау.

Диляра: – Алга китеп берни әйтеп булмый. Мин, беренче чиратта, бүген бар көчемне имтиханнарга әзерләнүгә багышлыйм. Урта белем алу – Бердәм дәүләт имтиханнары белән куркыта. Шуңа да төп мәктәпне тәмамлап, инженер яисә дизайнер юнәлешендә һөнәри белем алырга телим.

Хәзер инде Питерда булгач, бирегә кабат кайтасым килә башлады һәм бу иң зур хыялым булып калачак.

Менә шундый тырыш, булдыклы, татар егет-кызларыбыз. Аларның һәркайсы мәктәптә дә алдынгылар сафында, туган авылларының мәдәни тормышында да актив катнашалар. Без Дилярага, Айдарга һәм Ләйсәнгә яңадан-яңа уңышлар, барлык уй-хыялларының чынга ашуын теләп калабыз. Ә башка милләттәш малай-кызларыбыз алардан үрнәк алсын иде.

Румия ХАМЗИНА 

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*