tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч һәм Алексеевск районнарына эшлекле сәфәр
Питрәч һәм Алексеевск районнарына эшлекле сәфәр

Питрәч һәм Алексеевск районнарына эшлекле сәфәр

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Питрәч һәм Алексеевск районнарында эшлекле сәфәрдә булып кайтты.

Районнарда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Якын арада Питрәч районында җирле оешманың исәп-хисап һәм сайлау җыелышы узачак.

Алеексевск районында төзелеп килүче мәчет комплексы игътибарга лаек булды. Бу зур төзелеш әлеге төбәкнең күренекле нәселе, Сунеевларлар гаиләсе инициативасы белән алып барыла. Рузалия Сунеева әйтүенчә, комплекс татар милли укыту үзәге, кафе һәм хәләл продуктлар кибете буларак та хезмәт итәчәк.

Шулай ук Алексеевск районы үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбендә «Туган телем – хәзинә» дип аталган Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланган кичә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*