tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәчтә Рафаэль Сафиуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды
Питрәчтә Рафаэль Сафиуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды

Питрәчтә Рафаэль Сафиуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды

«Мишә» универсаль спорт залында Татарстанның атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча XXV ачык турнир узды.

Ярышларда 10 командадан 50дән артык көрәшче катнашты, алар биш авырлык категориясендә көч сынаштылар.

Турнир җиңүчеләре:

  • 65 кг кадәр: Ислам Тимергалиев (Күн);
  • 75 кг га кадәр: Данил Салихҗанов («Ак Барс-Питрәч»);
  • 90 кг га кадәр: Шаһзодбәк Исраилов («Ак Барс-Питрәч»;
  • 100 кг га кадәр: Рүзәл Баһиров (Казан);
  • 100 килограммнан артык: Сергей Постаромов (Янсуар)

Гомумкоманда зачеты:

1 урын – «Ак Барс-Питрәч»;
2 урын – «Күн»;
3 урын – «Шәле»;

Призерларга иганәчеләр һәм Рафаэль Сафиуллинның дусларыннан призлар тапшырылды. Турнир чемпионнарына шәхси бүләкләрне Рафаэльнең хатыны Венера Сафиуллина тапшырды.

Илшат Гайсаров

Чыганак: https://pestrecy-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*