Рамазан аеның 18нче көнендә (8нче мартта), Питрәч авылы Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Ураза аенда әлеге чара ифтар форматында узды.
Вафат булган сугышчыларның әниләрен, тол хатыннарын, балаларын Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләде. Ул вәгазь сөйләде, аннары ифтар вакытында җылы сүзләр җиткерде. Әлеге чарада 50 кеше катнашты. Авыз ачу мәҗлесе тәмамлангач барлык катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм вафат булучылар, шулай ук Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Питрәч мөхтәсибәте мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли.
Чыганак: dumrt.ru