Сарман мәдәният йортында XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бүгенге көнгә йомгаклау утырышы алдыннан делегатлар өчен концерт номерлары тәкъдим ителде. Җыр-моң, биюләр, милли сәнгать элементлары аша Сарман төбәгенең рухи байлыгы күрсәтелде.
Җыелышны ачып, Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде. Арытаба Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады.
— Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә бәя биргәндә, Сарман районына тукталмый булмый, чөнки әлеге җирлек Татарстан белән беррәттән алга таба атлый. Мин шуны аерым ассызыклар идем: Бөтендөнья татар конгрессының Сарман җирле бүлеге җитәкчесе итеп Нияз әфәнде Тимербаев сайланды. Безнең оешма җитәкчеләре – алар безнең дин әһрелләре дә, хәзрәтләр дә, эшмәкәрләр дә. Тимербаевлар – үрнәкле татар гаиләсе. Алар авыл тормышын шәһәр мөмкинчелекләреннән ким куймыйча, милли җанлы һәм бердәм булып яши беләләр. Нияз әфәнде сезгә барлык делегатлар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук, безнең делегатларны бик югары дәрәҗәдә каршы алганыгыз өчен Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улына һәм аның урынбасарларына, командасына чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Данис Фәнис улы.
Әлеге җыенда катнашучы эшмәкәр Харис Бәдретдин улы Камалиев рәхмәтләрен белдерде.
—Хезмәттә кеше ныгый гына. Ялкауланмаска һәм үзеңне кызганмаска кирәк. Хезмәт кешене тәрбияли, өйрәтә. Дин белән бергә хезмәт тә дөрес яшәргә өнди. Әлеге очрашу бик файдалы һәм кирәкле чара. Рәхмәт оештыручыларга. Гомумән, сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, Сарманда халык эшчән һәм үз-үзләренә таләпчән, – диде ул.
Яшь эшмәкәр Азат Тимербаев үз чыгышында түбәндәгеләрне әйтте:
—Минемчә, авыл кешесенең һөнәре дә җир белән бәйле булырга тиеш. Туган якка һәм җиргә булган мәхәббәт, хезмәтне ярату, шушы җирлектә үземнең эшмәкәрлек юлын башлап җибәрүдә зур роль уйнады. Бүгенге көндә йөк машиналарын, нигездә, КамАЗ машиналарын сүтү, төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Шулай ук олы йөк машиналары белән халыкка хезмәт күрсәтәбез. Үзебезнең төбәк белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен Россия күләмендә эшлибез. Үзебезнең эш тәҗрибәләребез белән уртаклашырга һәм әле бездә кулланылмаган һөнәр серләрен җыенда катнашучы эшмәкәрләрдән дә өйрәнеп калрыга теләгебез бар, – диде.




