tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пленар утырышта Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады
Пленар утырышта Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады

Пленар утырышта Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады

Бүген, 17 май, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының икенче көне.  “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә форумының пленар утырышы уза. Катнашучыларны сәламләп, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады.

– Татарларның үзәге – Казанның ислам дөньясының 2026нчы елгы башкаласы итеп игълан ителүе, шулай ук мәркәзебезгә мөселман илләреннән меңләгән кунаклар, дәүләт башлыклары, Хөкүмәт вәкилләре, икътисад вә сәнәгатьне кайгыртучылар килү – болар барысы да Аллаһының зур рәхмәте булуы өстенә уртак хезмәтнең дә җимеше, – дип ассызыклады Равил хәзрәт.

Үз чыгышында, махсус хәрби операция вакытында да, фән, мәдәният, спорт һәм башка күп өлкәләрдә дә мөселманнарның зур уңышка ирешүен, ил данын күтәрүен дә билгеләп үтте.

– Ватаныбызның бөек бәйрәме — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм! Шул авыр еллардагы кебек, бүген дә имамнар халкыбыз белән бергә яши: борчулары белән борчыла, шатлыклары белән сөенә, илебезнең, дәүләтебезнең ныклы терәге булырга омтыла. Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап, халыклар арасындагы татулыкны ныгытуда зур көч куя, – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Татар халкының рәхмәте белән, киләчәктә дә бу изге хезмәттә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә үзенең ярдәме белән булышсын дип, дога кылырга өндәп тәмамлады Равил хәзрәт үз чыгышын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*