tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Почта хезмәткәрләрен олыладылар
Почта хезмәткәрләрен олыладылар

Почта хезмәткәрләрен олыладылар

Губернатор Алексей Русских почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

“Сезнең хезмәтегез дәүләт, төбәк һәм һәрбер кеше тормышында зур урын алып тора һәм аның дәрәҗәсе арта бара – хезмәтләр диапазоны киңәя, заманча технологияләр кертелә, эшнең сыйфаты яхшыра. Төбәк хакимияте Россия почтасына ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Авыллардагы почта бүлекләрен комплекслы ремонтлауның адреслы программасы буенча 2024 елда җиде бүлек яңартылды. Быел тагын дүрт бүлекне ремонт көтә. Почта бүлекләрен урнаштыру өчен күчемсез объектларны эзләп табарга ярдәм итәбез – өлкә районнарында 96 объект тапшырылды инде. Россия почтасы белән бергә төбәкне үстерүне дәвам итәбез. Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мөһим социаль проектларны гамәлдә ашыруда катнашкан өчен почта җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм”,- диде Алексей Русских.

Алексей Русских алдынгы почта хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Николаевка районы Зур Чирекле авылының почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Нурия Айбулатова Губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды. Сабыр, тырыш, ярдәмчел булуы өчен Нурия Әхмәтша кызын бөтен авыл халкы хөрмәт итә, олылый, без аңа исәнлек-саулык, ак бәхетләр, тормыш юлында уңышлар телибез, диләр Зур Чирекленең почта бүлеге хезмәткәрләре. Ә без “Өмет” газетасын халыкка таратуга зур өлеш кертүе өчен Нурия ханыма чиксез рәхмәтлебез.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*