tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пожарлылар үзләренекен онытмый
Пожарлылар үзләренекен онытмый

Пожарлылар үзләренекен онытмый

Кочко-Пожар халкының күркәм гадәте бар – Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә алар боз тартмасында авылдашлары истәлегенә хоккей буенча турнирлар үткәрә. Һәр ел биредә Рафаэль Багаутдиновны искә алалар. Быелгысы да аңа һәм шулай ук яшьли вафат булган Руслан Әхмәтҗанов белән Рамил Атауллинга багышланды. Аны актив һәм спорт җанлы авылдашлары ярдәмендә Руслан Арифуллин, Илдар Әхтәмов, Тимур Амиров, Илдар Мустафин һәм Рафаэль Равил улының улы Ильяс оештырды.

Табигать уңайсыз һава торышы белән сынаса да, Пожарның ир-егетләре 20 тапкыр койган бозны сыйфатлы итеп саклый алды. Әйтергә кирәк, кочкопожарлылар һәрвакыт аш-су буенча да искитәрлек кунакчыллык күрсәтә. Бөтен кунакларны шашлык, пылау, шулпа, тәм-томнар, кайнар чәй белән сыйлау биредә гадәти күренешкә әйләнде.

Комментатор вазифаларын җирле сүз остасы Рифат Габайдулин һәм авылның талантлы үзешчәне Наил Хөсәиншин алып барды. Тәнәфес вакытында башка бер сәләтле үзешчән, Рбиш-чадан килгән Ваиз Хайретдинов тамашачыларга өч җыр бүләк итте.

Турнирны ачу тантанасында командаларны Сергач округы депутатлар Советы депутаты Ирфан Шаипов, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдуллин, шушы турнирның инициаторы Руслан Арифуллин сәламләде, ә мәчет имамы Дамир хәзрәт Юнисов мәрхүмнәрнең рухына Коръән укыды, хәтем-дога кылды. Юл уңаеннан, Руслан Рәшит улы һәм Рамилнең әтисе Равил абый боз мәйданын, гомумән, турнирны әзерләүдә булышучыларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Ярышларга килгәндә, 2025 елның Пожар турнирында хуҗаларның “Раф”, “Шиндр-Мындр” (ул Мәскәүдә яшәүче авыл яшьләреннән тупланган), Сафаҗай белән Семочки командалары катнашты.

Беренче ярымфиналда “Шиндр-Мындр” Семочки белән очрашты. Тамашачыларның шатлыгына хуҗалар 2:0 исәбе белән беренче периодны тәмамлады.

Уенның икенче өлеше дә шул сыйфатта барды – Пожар кысты, ә Семочки якланды. Хоккейда, кагыйдә буларак, син кертмәсәң, сиңа кертәләр. Бу юлы да шулай килеп чыкты. Көтмәгәндә, Семочки исәпне тигезләде, ә уен ахырында өченчене дә кертте һәм Кызыл Октябрь округы командасы финалга чыкты.

Икенче ярымфиналда “Раф” белән Сафаҗай уйнады. Хуҗалар беренче минуттан ук һөҗүмдә актив булды, әмма уңышсыз. Пилнәйлеләр үз зоналарында игътибарлы уйнады, капканы нык саклады. Нәтиҗәдә, уен футболдагыча 0:0 исәбе белән тәмамланды.

Җиңүчене билгеләр өчен быел 3х3 форматында овертайм уйнатылды. Әмма, озак та үтмәде, хәлиткеч алка “Раф” капкасына керде һәм Сафаҗай финалга чыкты.

Хуҗалар командалары үзара финалда уйнарга хыяллангандыр, ләкин алар өченче урын өчен генә очрашты.

Алга әйтеп үтик, турнирның дүрт уенында нибары 11 алка кертелде. Бу инде командаларның составлары яшь, чын мәгънәдә, профессиональ уенчылар белән тупланганы турында сөйли.

“Бакыр” өчен уенда “Раф” аз гына (2:0) “Шиндр-Мындр”дан көчлерәк булды.

Пожар турнирлары тарихында беренче тапкыр финал хуҗаларсыз узды – анда Сафаҗай белән Семочки очрашты. Әйтергә кирәк, беренчеләрнең уен стиле быелгы КХЛ чемпионатының лидеры – Ярославльнең “Локомо-тив” командасын хәтерләтте. Семочкилыларның уенчылары тиз, оста булса да, капка алдында хәлиткеч мөһим мизгелдә сафаҗайлылар аларны туктатырга, тыгызларга һаман өлгерде. Шундый көчле көндәштән керттерү – аяныч. Кызганычка, семочкилылар моңа беренче периодта дучар булды.

Икенче периодта шул ук хәл: Семочки һөҗүмдә, Сафаҗай бирешми. Уен ахырына якынлашканда семочкилылар көндәшләрен үз зоналарына “бикләде” һәм соңгы секундларда Сафаҗай уенчысы хата ясап, алканы семочкилыларга “бүләк” итте, ә алар мондый мөмкинлек белән, әлбәттә, уңышлы файдаланды. Матч кабат тигез исәп (1:1) белән тәмамланды һәм җиңүчене тагын овертаймда билгеләргә туры килде. Сафаҗай, бу юлы да озакка сузмыйча, беренче һөҗүмдә үк “алтын” алканы кертте.

Бүләкләү тантанасында командаларны урыннарына күрә Руслан Арифуллин, Илдар Әхтәмов мәрхүм Рафаэльнең хәләл җефете Наҗия ханым кубоклар, гра-моталар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Оештыручылар тарафыннан иң яхшы уйнаучылар – Юсуф Жамалетдинов (“Шиндр-Мындр”), Дамир Каюмов (“Раф”) һәм Рөстәм Арифуллин (Семочки) да билгеләнеп үтелде. Ә менә Мәскәүдән килгән пожарлы Ринат Атауллин үзенең бүләкләрен Сафаҗай капкачысы Вахит Мәликов, Семочкиның спорт ветераны Гаяр Әббәсов һәм уенчы белән хөкемдар булган Дамир Абдрахмановка тапшырды.

Илнар САДЕКОВ.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*