Гаиләләрнең киләчәге бармы? Тату тормышны ничек сакларга? Аерылырга ярыймы? Катнаш гаилә булса нишләргә? Шул турыда Санкт-Петербургтан килгән билгеле психотерапевт Геннадий Голубев белән “Кояш һәм Ай” гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова, психолог Софья Миронова, “Гомерне озайту” үзәге җитәкчесе Альбина Гыйльмуллина һәм журналист Римзил Вәлиев сөйләшәләр.