Мәскәү өлкәсендә Пушкино шәһәрендә төрле милләт ханымнары бергәләшеп “Дөнья ашъяулыгы” чиккәннәр. Озынлыгы 5 метр, киңлеге 90 сантиметр булган тукыма татар, украин, еврей һәм башка халыкларның милли бизәкләре һәм чигү алымнары кулланып чигелгән.
Бу проектка Пушкино шәһәрендә Хәмдия Рамаева җитәкләгән “Вазыйфа” татар милли-мәдәни автономия ханымнары катнашкан. Алар халкыбызга хас ачык төсләрне кулланып чәчәкле-яфраклы бизәкләр чиккәннәр.
Әлфия Миңнуллина