Пычак урта мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны һәм көрәшче Гыймадиев Габдрахман Гыймади улы истәлегенә багышланган милли көрәш буенча төбәк турниры узды.
Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар да теркәлү һәм контроль үлчәнү уздылар. Аннары чараны ачу тантанасы булды, анда күпсанлы кунаклар җыелды.
Турнирны ачу тантанасы Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмәдуллин Илфат Ильяс улының сәламләвеннән башланды.
Истәлекле вакыйгада катнашучыларны шулай ук Габдрахман Гыймади улының улы Гыймадиев Дамир Габдрахман улы сәламләде, ул яшь спортчыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде . Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Мондый ярышлар үсеп килүче буын арасында татар милли көрәшен популярлаштыру, яшьләрне берләштерү һәм аларга сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Турнирда Татарстанның төрле районнарыннан яшь көрәшчеләр катнашты. Ярышлар шома һәм имгәнүләрсез узды, көрәшчеләр тамашачыларны искиткеч алымнары белән таң калдырды.
Лилия Закирова, директорның тәрбия эшләре буенча урынбсары
Автор фотосы
Чыганак: kukmor-rt.ru