tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радик Миңнеханов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады
Радик Миңнеханов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Радик Миңнеханов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы башланды. Биредә «Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешма советы рәисе Миңнеханов Радик Миңнегали улы чыгыш ясады.

Ул Татарстан Республикасының, Бөтендөнья татар конгрессының Омск өлкәсенә һәм биредә яшәүче милләттәшләребезгә күрсәткән ярдәмнәре турында сөйләде.

– Су басуның беренче көннәреннән үк без Татарстан Республикасының ярдәмен тойдык. Омск өлкәсенең федераль Гадәттән тыш хәл зонасына 120 тонна гуманитар йөк килде, – диде Радик Миңнеханов.

Каракүл авылындагы янган йортларны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтелде. Шулай ук Большеречье районында татар утары ачылды һәм моңа кадәр булмаган мөселман зираты өчен җир бүленеп, төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел халыкара масштабтагы икенче Иртыш Сабан туе да Омск җирендә узды.

Иртыш һәм Ишим елгасы ташуыннан соң зыян күргән 7 татар авылы кешеләренә  10 миллион сумнан артык ярдәм таратылды. Татарстан белән Омск өлкәсенең системалы эше нәтиҗәсендә 11 ноябрь көнне Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*