tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РАФАЭЛЬ МӨХӘММӘТШИН – КӨРӘШ БАҺАДИРЫ!
РАФАЭЛЬ МӨХӘММӘТШИН – КӨРӘШ БАҺАДИРЫ!

РАФАЭЛЬ МӨХӘММӘТШИН – КӨРӘШ БАҺАДИРЫ!

Әтисенең «Көчле кеше сугышмый ул, ә көрәшә!» дигән сүзләреннән башланып китә Рафаэль абый Мөхәммәтшинның халкыбызның милли спорт төре – көрәш юлына беренче һәм ныклы адымнары. Һәм аны гомере буе «кызыл келәм, сөлге, бил алышу, батыр» сүзләре җитәкләп бара.

КӨРӘШ – ЙӨРӘКТӘ. Рафаэль Мөхәммәтшин диюгә күз алдына күп еллар район Сабантуйларының баш батыры, милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, Татарстан, Россия чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы призы турнирында Бөтенроссия чемпионы исемен алган олпат гәүдәле, биленә сөлге бәйләгән, җилкәсенә симез тәкә салган пәһлеван килеп баса.

Беренче сыйныфта укыган чагында урамда кыйналып кайткан Рафаэль, ачуы чыгып: «Мин дә бер үч алырмын әле», ди. Әтисе аңа: «Юк, улым, һичкайчан кешегә кул күтәрмә. Көчле буласың килә икән, көрәш. Көчле кеше сугышмый ул, көрәшә», – ди. Бу сүзләр әле җиде яше дә тулмаган малайның күңеленә кереп кала.

    Ул үзенең физик яктан да, ихтыяры да көчле икәнен Сабантуй мәйданнарында раслый. Район Сабан туенда гына 17 тапкыр абсолют батыр булган, ә авыл мәйданнарында җиңүнең исәбе юк.

Рафаэль абый көрәш буенча алдына куйган омтылыш-максатларына тулысынча ирешә, «Россиянең спорт остасы» дигән исеме бар. 1988 елда Башкортостанның Туймазы шәһәрендә үткәрелгән Россия беренчелегендә икенче урынны ала. 1986 елда Татарстанның баш батыры кала, 1989 елда Казан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда, 1992 елда «Авыл егетләре» дигән турнирда төп кубокны ала.

ТОРМЫШ ЮЛЫ. Спортны калдырып торып, кабаттан тормыш юлына әйләнеп кайтыйк. Рафаэль Мөхәммәтшин 1959нчы елда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел терлекчелектэ эшли. Казанда эретеп ябыштыручылар курсында укый, физкультура укытучысы киңәше белән, Әлмәт физкультура техникумына керә. Ике ел укыганнан соң хәрби хезмәткә алына. Демобилизацияләнеп кайткач, техникумны тәмамлый, өч ел буе авылда мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. ПМК-2 дә механик, район кулланучылар җәмгыятендә бригадир, соңрак машиналар ремонтлау буенча үз предприятиесен оештыра. 1999 елда туган авылында күмәк хуҗалык рәисе итеп сайлана.

Ул Татарстан президенты М.Ш. Шәймиевның һәм Авыл хуҗалыгы министры М.Г. Әхмәтовның рәхмәт хатлары, почет грамоталары; Мамадыш шәһәренең почетлы гражданины исеме бирелү, Мамадыш шәһәренең бер урамы аның исеме белән аталуы белән бәяләнә. Рафаэль абый соңгы сулышына кадәр авылым, халкым дип җан атып яши.

1986 елда шушы авыл кызы Алсу апа белән өйләнешеп, төп йортта гаилә коралар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары – хәрби табиб, кече уллары – юрист, кызлары – шулай ук табибә. Алсу Мөхәммәтшина бүгенге көндә – 7 оныклы әби.

Ире турында ул: «Рафаэль тыныч холыклы, сабыр, бик ярдәмчел кеше иде. Көчемнән килсә һәр өйгә телефон кертер идем, һәр кешегә машина алып бирер идем, дия иде. Хәзер һәр өйдә генә түгел, һәр кешедә нинди генә телефон юк, ничәшәр машина. Үзе күрсә, ни дияр иде микән…», – дип искә ала.

ҮЗЕ ТУРЫНДА ҮЗЕ. Рафаэль Ясәви улы Мөхәммәтшин үзе турында болай дигән: «Татар көрәше минем өчен бер «чир» кебек инде ул. Сабантуй башланырга 15-20 көн калгач, чабыш аты бәйгене алдан сизә, сикеренә башлый, дигәндәй, минем дә йокым кача, күңел үзеннән үзе мәйданга ашкына… Яшь буынны татар көрәшенә җәлеп итү мөһим. Беренчедән, малайлар физик яктан чыныгу алып, көчле, сәламәт булып үсәләр, икенчедән, туган телне белү дәрәҗәсе, тәрбиялелек ягыннан да алар башка яшьтәшләре белән чагыштырганда бер башка өстенрәк. Даими рәвештә күнегүләргә йөреп, ярышларда, Сабантуйларда көрәшеп, үзләреннән өлкәнрәк көрәшчеләр белән аралашып, олыны олы итеп сөйләшә беләләр. Без көрәшчеләр келәмдә «сугышсак» та, бәйгедән соң бездән дә якын кешеләр булмый».

ТУРНИР. 2005 нче елның май аенда, Рафаэль абый  бүгенге заман яшьләре, аларның сәламәт яшәү рәвеше, спортка мөнәсәбәтләре, татар көрәшенең халык арасында популярлыгын кайгыртып, турнир үткәрергә ниятли. Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына багышлана. Бу матур башлангыч озын гомерле була. Бүгенге көнгә кадәр күркәм традициягә әйләнеп, ел саен үткәрелеп килә торган спорт бәйрәме хәзер инде «РСФСРның спорт остасы Р. Я. Мөхәммәтшин истәлегенә милли көрәш бәйгесе» дип атала. Ел саен камилләшә, ә катнашучыларның географиясе киңәя бара. Хәзер турнирны аның көрәштәш дуслары үткәрә. Быел 19нчысы булып узды.

ДӘВАМЧЫЛАРЫ. Рафаэль абый арабыздан китсә дә, аның эшен дәвам итүче варислары бар. Ул авыл малайларының күбесен көрәшкә тарткан кеше. Баһадирдай ике улы Фәнис һәм Ринат та туганнан бирле келәмдә. Энекәшләре, икетуганнар, гомумән, нәселдәге ир-егетләр барысы да көрәш данында. Рафаэль абыйның бәләкәй оныклары да Сабантуйларда келәм кыздыра хәзер, чөнки нәселдән-нәселгә күчә килгән көрәшче каны малайларны мәйданга чакыра, күрәсең.

Йомгак ясап, бу нәсел әгъзасының һәркайсының бүгенге көндә татар милли көрәше тарихында эзе бар дип әйтергә була. Рафаэль Мөхәммәтшин милли көрәшкә зур өлеш керткән, ул гына да түгел, милләте, авылы өчен җан атып яшәгән чын халык герое.

Чыганак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*