Нижневартовск шәһәренең “Мирас” “Татар милли мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗановка “ ХМАО-Югра өлкәсендә этникара үсешенә өлеш кертү өчен” премиясе бирелде. 100 мең сум күләмендәге премияне Югра губернаторы Наталья Комарова тапшырды. Бүләкләү тантанасы “Күпмилләтле Югра” Милләтләр берлеге төбәк форумы кысаларында узды.