Киров өлкәсе Нократ аланы Түбән Шөн авылында бөек шәхес язучы Рафаэль Сибатның 70 еллыгына багышланган хәтер кичәсе уздырыла. Хәтер кичәсе 2016 елның 27 октябрендә көндезге 11.00 сәгатьтә Түбән Шөн авылы 9 еллык мәктәбендә башланачак. Әлеге чараны язучының якташлары Татарстан язучылар оешмасы агьзаләре белән берлектә оештыра.
Хәтер кичәсесендә Түбән Шөн мәктәбе директоры Н.Ш.Габдрахманов, Киров өлкәсе татарларыныӊ мәдәни магърифәт иҗтимагый оешма җитәкчесе Р.Х.Фәсхетдинов, туган тел укытучысы Н.Н.Сафина һәм Түбән Шөн мәктәбе укучыларының, килгән кунакларның чыгышлары көтелә.
Рафаэль Сибат – талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист-эссеист, әдәби тәнкыйтче, журналист
(Әдәбият күгендә йолдыз булып балкыган хөрмәтле авылдашыбыз Рафаэль Хуҗинның (Сибат) тормыш һәм иҗат юлы)
Кыска гомерендә бу иҗат әһеле шигърияттә, прозада зур эшчәнлек күрсәтергә өлгерде. Ул талантлы прозаик, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, нечкә зәвыклы тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып танылды. Рафаэль Сибат шулай ук татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә, яшь талантларга остаз, киң колачлы филолог һәм педагог була. Ул әдәбиятыбызда үзенә лаеклы бәяне әле исән чагында ук алган бәхетле иҗат кешесе.
Рафаэль Сибат – туган ягыбызда гына түгел, ә бөтен Татарстанга танылган язучыларының берсе. Сибат акыллы мәкаләләре, дөньяны гел үзенчә күрүе ягыннан игътибарны җәлеп итә. Прозада да, тәнкыйть жанрында да бердәй талантлы. Ул авылда яшәп зиһен туплый, сискәндереп җибәрерлек әсәрләр яза. Аның прозасы-татар прозасында сәеррәк проза, аерым бер гөрләвек булып агып тора. Гаять үзенчәлекле Р.Сибат үзен әдәбиятлар, дөнья мәдәнияты тарихын белүе, татар рухи дөньясына тугрылыгы, каләмдәшләрен эчкерсез яратуы белән менә дигән тәнкыйтьче-эссеист буларак танытты.
Шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист, эссеист, журналист… Казан матбугатында Р.Сибатның әдәби эшчәнлеге турында татар язучылары Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләм, Шаһинур Мостафин, Әхмәт Гадел, Мансур Вәлиев, Рифа Рахман үзләренең җылы сүзләрен әйтәләр. Рафаэль Сибат 1997 елның 11 апрелендә Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп бертавыштан кабул ителә. Әдипнең иң популяр әсәрләреннән саналган “Ялгызак” романы һәм “Яулар кичкән кулъяулык” повесте, аерым китап булып, Роза Заһидуллина мөхәррирлегендә, 2001 елда Татарстан китап нәшриятында 3 мең данәдә нәшер ителә.
Рафаэль Сибат – талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист-эссеист, әдәби тәнкыйтче, журналист дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшем әдәбият күгендә йолдыз булып балкыган хөрмәтле авылдашыбыз Рафаэль Хуҗинның (Сибат) тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә багышланды. Интернет челтәрендә, төрле матбугат чараларында Рафаэль Хуҗин (Сибат) тормышы, иҗаты белән кызыксынучыларның сорауларына күпмедер дәрәҗәдә җавап бирә һәм белгән мәгълүматларны җиткерә алдым дип саныйм. Рафаэль Сибатның барлык талантын ачып бирү мөмкин эш түгел, ләкин минем максатым туган төбәгем Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында гомеренең соңгы көненә кадәр яшәп иҗат иткән олуг әдип Рафаэль Хуҗинның (Сибат) тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү, халыкка җиткерү һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләү иде. Һәм мин үземнең максатыма ирештем дип уйлыйм.
2003 елның 15 августы – Рафаэль Шәйхулла улы Хуҗинның йөрәге тибүдән туктады. Әйе, әдәбиятыбызда якты эз калдырып, авылыбызда Рафаэль Cибат дигән әдип яшәп китте. Ашкынып яшәде дә ашыгып китеп барды ул. Аның артыннан моң гына түгел, нур балкып калды…. Талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист-эссеист, таләпчән-гадел әдәби тәнкыйтче, башка беркемне дә кабатламый торган тынгысыз әдип Рафаэль Хуҗин (Сибат) безнең күңелләрдә һәрчак калыр.
Киров өлкәсе татарларыныӊ мәдәни магърифәт иҗтимагый оешмасы материаллары буенча