7 апрельдә атаклы совет разведчигы Исхак Әхмәровның тууына 120 ел тулды. Бу уңайдан нәкъ шул көнне язучы Рафис Корбанның “Әхмәров” романын тәкъдир итү Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә оештырылды. Шунда ук махсус күргәзмә ачылды. Берничә ел элек, хәтта Исхак Әхмәровның тууына 100 тулган көннәрдә дә аны зурлап искә төшерүчеләр, бу шәхеснең тормышын, кылган гамәлләрен белүчеләр бик аз булгандыр. Еллар үткәч, серле, хикмәтле вакыйгалар ачыклана бара.
Ә быел, 120 еллык көнендә Казанның иң зур мәдәният биналарының берсе булган “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең икенче катындагы залга килүчеләргә урын җитмәде. Мондый тантаналы, тирән мәгънәле, хикмәтле чаралар сирәк була. Чөнки Исхак Әхмәров үзенең зирәклеге, фидакарьлеге, кыюлыгы белән шак катырган. Ул беркемнең дә кулыннан килми торган эшләр башкаручы уникаль татар кешесе булган. 1941 елның декабрендә, гитлерчылар Мәскәүне яуларга омтылган көннәрдә Япония кораллы көчләре АКШның хәрби флоты көймәләрен Пирл Харбор бугазында юк итә һәм нәтиҗәдә совет гаскәрләре СССРга каршы икенче фронт ачып, сугыш башларга җыенган Япония чигеннән Мәскәү ягына күчерелә.
“Снег”- “Wayt” – татарча әйткәндә “Кар” дип аталган операцияне уйлап чыгаручы һәм оештыручы – Америкадагы яшерен совет разведчигы (гадәттә “нелегал” дип атала торган) Исхак Әхмәров булуы соңгы елларда гына мәгълүм булды. Гомумән, атом, водород бомбасы серен дә, башка кыйммәтле мәгълүматларны илгә җибәреп торучы Исхак Әхмәров һәм аның ярдәмчесе, Америкада тапкан хатыны Хелен Лаури турында алар исән чакта матбугатта язылмый иде. Зур, дөньякүләм әһәмиятле разведчиклар (шпионнар) турында Зорге, Абель кебек легендар шәхесләр аша гына иштетәбез. Исхак Әхмәров бу шәхесләрдән һич тә кимрәк түгел, кайбер мәсьәләләрдә ул бәлки әһәмиятлерәк эшләр башкаргандыр.
Менә нинди шәхес турында роман язган Рафис Корбан! Исхак Абдулла улы Чиләбе өлкәсеннең Троицк шәһәрендә 1901 нче елның 7 апрелендә туган, әтисе вафатыннан соң алты айлык чагында әнисе аны туган ягына, Битаман авылына алып кайта. Соңрак алар Казанга күчәләр. Гомер дәвамында ул кайларда булган, ниләр күргән, кемнәр белән аралашкан, нинди илләрдә кем сурәтенә кереп, нинди исемнәр астында йөрегән ул – бу хакта тиз генә сөйләп бетәрлек түгел.
Нәтиҗә шул – хәзер Әхмәров турында китаплар языла, фильмнар төшерелә. 2015 елда Чиләбедә Исхак Әхмәровка гүзәл һәйкәл куелган. Анда скульптор Ковальчук чын разведчик образын искиткеч уңышлы чагылдырган.
Шулай итеп, Исхак Әхмәров көньяк Уралда туып, ата-бабалар җирендә үсә, эшкә өйрәнә, Мәскәүдә гыйлем ала. Күптән түгел Исхак эшләгән бинага – хәзерге музыка көллиятенә такта таш куелды. Элекке артиллерия училищесе микрорайонындагы бер урам аның исеме белән аталган.
Легендар шәхеснең тормыш юлы китап туе көнне “Сәйдәш” үзәгендә ачылган күргәзмәдә тасвирлана. Әлеге кызыклы күргәзмә монда 22 июньгә кадәр эшләячәк. Аны оештыручы – Индүсә Зәйни кызы Минһаҗева кунакларны шул экспонатлар белән таныштырды. Бу чарага килүчеләр арасында тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, куәт оешмалары вәкилләре күп иде.
Күргәзмә ачылу һәм китап чыгу уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиле, генерал-майор Равил Әхмәтшин, Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигова, федераль иминлек хезмәте ветераннары оешмасы рәисе, ФСБ генералы Илгиз Миннуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Шунда ук Рафис Корбанның романын сатып алырга мөмкин иде.
Әйтеләсе фикерләр, мәгълуматлар бихисап булды. Хәрбиләр, язучылар, тарихчылар залны тутырып килү сәбәпле, биредә барлык тамашачыларга утырыр урын җитмәде. Әгәр дә бу кичәгә килүчеләрнең шулай күп буласын алдан белсәләр, мөгаен күргәзмә һәм китап туе өчен тагы да зуррак зал табылыр иде.
Хәер, дөньяны шаккатырган татар кешесенең легендар гамәлләре чыннан да аяк үрә басып танырлык. Рафис Корбанның романы ярдәмендә, шулай ук интернетта һәм телевидениедә күрсәтелүче фильмнар аша Исхак Әхмәров исеме тагы да киңрәк таралачак! Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек һәр татарның йөрәгенә сеңгән исемнәр арасында тамырлары белән Татарстанның Биектау районы Битаман авылына тоташкан Исхак Әхмәров исеме дә яшәячәк. Гомеренең 15-20 елы дәвамында Татарстанда торган һәм эшләгән бу затлы татар кешесе күңелләребездә һич җуелмас риваять булып сакланыр!
Римзил Вәлиев
Бу темага багышланган өстәмә чыганакларны монда карый аласыз: