Татарстан Язучылар берлегендә Рафис Корбанның «Саташкан кәккүк» романын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта «Казан утлары» журналы редакциясе хәбәр итә.
Татар операсына нигез салучы композитор Солтан Габәши турындагы әлеге әсәр «Казан утлары» журналының быелгы 3-4 саннарында басылып чыкты.
Кичәдә Солтан Габәшинең оныгы Айгөл Габәши, Рабит Батулла, Рүзәл Юсупов һәм Зиннур Мансуров роман турында фикерләре белән уртаклашты. Чараны Рөстәм Маликов, Фәрит Мирзануров, Буа ветераннар хоры һәм Алмаз Хәмзин иҗади номерлар белән бизәде. Скрипкада һәм фортепианода «Эшче» операсыннан Нигъмәт ариясе, «Сания» операсыннан өзек һәм «Кәккүк» җыры музыкасына импровизация башкарылды.