Яшәү рәвеше, башкарган эшләре, уй-фикерләре өчен оят түгел, дип әйтер кешеләр була. Танылган журналист, язучы, Чаллы телерадиокомпаниясенә нигез салучы һәм аңа 14 ел җитәкчелек иткән, «Шәһри Чаллы» газетасын, «Күңел» радиосын оештыручы, Чаллының мактаулы гражданы Рахман Шәфигуллин– шундыйларның берсе. Күптән түгел ул «Татмедиа» бинасындагы әдәби кафеда «Асылбикә күз яшьләре» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итте. Исеме белән үк үзенә җәлеп иткән басмада ниләр тасвирлаган ул? Безнең белән шул хактагы әңгәмәдә автор бай иҗат тормыш юлы, хезмәттә уңышка ирешү ысуллары турындагы тирән хис-кичерешләрен тагы бер кат күздән кичерде.
– Рахман Галимуллович, ялгышмасам, кулыгызга каләмне бик иртә алмагансыз? Гади хәбәрчедән башлап, матбугат басмаларын, телевидение, радио оештыруга ничек ирештегез?
– Мин Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында туып үстем. Мәктәптә белем алуым сигезенче сыйныфта төгәлләнде. Воркута шәһәренә шахтёр абыем янына китеп, «Воркутауголь» комбинатында эшләдем. Шунда тау-механика мәктәбен тәмамладым, кичке урта мәктәптә укыдым. Спортта да уңышларым күп булды. Беренче разрядлы көрәшче, грек-рим көрәше буенча Коми Республикасы чемпионы исемен алуга ирештем. Андый егеткә кызлар да гашыйк була торгандыр (көлә).Беренче хезмәт хакына 140 тәңкәгә кара костюм алып, кичәгә баруым әле дә хәтеремдә. Бер матур кыз белән танышып, аны биюгә чакырдым. «Сез кайсы милләттән?» – дип сораштыра кыз. «Татар егете мин», – дим аңа. «Гафу итегез, әти-әнием татарлар белән очрашырга рөхсәт бирмиләр», – дип, минем белән хушлашты бу чибәркәй. Шул вакыйгадан соң минем «Татар кешесе үзенең туган илендә генә чәчәк ата һәм яши ала» дигән фикердән кире чигенгәнем юк.
1969 елны Воркутадан Совет армиясенә чакырылдым. Ерак Көнчыгыш хәрби округында шартлаткычлар белән эш итүче сапёр булып хезмәт иттем. Хәрби хезмәткә киткәнче, «Татарстан яшьләре», «Октябрь юлы», «Заполярье», «Молодёжь Севера» газеталарына мәкаләләр яза идем. Солдат хезмәтендә дә каләмемне ташламадым, дивизия газетасының хәбәрчесе идем. Армиядән соң мин инде язу-сызу эшеннән читтә кала алмый идем. Туган якка кайтып, Балык Бистәсенең «Октябрь юлы» газетасына хәбәрче булып урнаштым, читтән торып, КДУның журналистика бүлегенә укырга кердем. Беренче курсын тәмамлауга, Ленинградтагы Югары партия мәктәбенең матбугат, радио, телевидение бүлегенә укырга җибәрделәр. Күрәсең, ул вакытларга кадәр тупланган тормыш тәҗрибәм исәпкә алынгандыр. Мин, гомумән, журналист булырга теләгән кешегә төрле һөнәрләр үзләштерү, тормышны эчтән күрү файдага гына дип уйлыйм. Ленинградның «Леннаучфильм» оешмасында электрик булып эшләвем телевидение эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә Тукай районында нәшер ителүче «Якты юл» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләгәннән соң, миңа Телевидение һәм радио буенча Татарстан дәүләт комитетының Чаллыдагы корреспондентлык пунктын җитәкләргә тәкъдим итүләре юктан гына булмады.
90 нчы еллар җитте. Чаллы шәһәр Советына депутат итеп сайландым. Чаллы халкының 260 меңен татарлар тәшкил итүен исәпләгәч, күңелдә: «Нишләп бездә татар газетасы булмаска тиеш соң?» дигән сорау туды. Шактый үҗәтләнеп йөри торгач, биредәге милли оешмаларның ярдәменә таянып, «Шәһри Чаллы» газетасын ачуга ирештек. Дөньяга килгән мәлләрендә һәм аннан соңгы давыллы елларда ул җиде мең тираж белән нәшер ителде.
– Телевидение эшчәнлегенә ничек кереп киттегез?
– 90 нчы еллар башында һәр татар кешесе Татарстанны уналтынчы союздаш республика итеп күрү теләге белән яна иде. Депутатлар, милли хәрәкәт актив эш алып барды. 1990 елның июль аенда ук Чаллының төбәкара телевидениесен оештыру турында документлар әзерләп, бу хакта шәһәр Советы президиумы карар кабул итте. Ләкин җитәкчелекнең моны тормышка ашырырга «вакыты булмады». Депутатларга һәм Чаллы зыялыларына аңлата торгач, 1992 елның 15 апрелендә «Чаллы» шәһәр Советы һәм хакимиятенең телерадиотапшырулар редакциясен оештыру турындагы» карарын кабул иттерүгә ирештем. Шәһәр Советы сессиясе мине баш мөхәррир итеп раслады. Бу Россия һәм Татарстан тарихында беренче муниципаль телерадиокомпания иде. Карар кабул ителү бер нәрсә, ә менә үз каналыңны алу, рөхсәт лицензияләре булдыру өчен иң кимендә 2–3 ел вакыт кирәк. Бик күп хезмәт куйгач, федераль канал вакытын «кисеп», 1992 елның 29 декабрендә эфирга чыктык. Әлбәттә, бу – Чулман аръягы өчен тарихи вакыйга булды. Безне ярты Татарстан, хәтта Башкортстан да карады. Без үзебезнең ешлыкларны алу буенча колачлы эш алып бардык. 1995 елның июль аенда Чаллы ТВ-51 ТВК, «Күңел» радиосы 67, 79 УКВ МГЦ ешлыкларында эфирга чыгарга тиеш идек, әмма шәһәр мэры Алтынбаев белән фикер каршылыгы тугач, миңа китәргә туры килде. Менделеевск шәһәренә эшкә тәкъдим ителгәч , анда яңа форматтагы икетелле «Менделеевские новости – Менделеевск яңалыклары» дип исемләнгән газеталарны гамәлгә куйдык. Биш ел гомерем химиклар шәһәрендә тулы канлы тормыш белән узды. Мине район Советы депутаты итеп сайладылар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдым. Тора-бара «Чаллы- ТВ»ның миннән башка яши алмавы билгеле булды һәм мине 2000 елның декабрь аенда кабат үзем оештырган компаниянең баш мөхәррире-директоры итеп чакырдылар.
– Кыю, тәвәккәл булуыгыз өстенә, җор телле булуыгыз белән күп кызларны гыйшыйк утында яндыргансыз, ахры. Хәләл җефет сайлау җиңел булмагандыр?
– Хәрби хезмәттәге көннәремне үзенең җылы хатлары белән җиңеләйтеп торган кызга өйләндем мин. Хатыным Наҗиянең армиягә язган мәхәббәт хатлары әле дә саклана. Хатыным – үксез үскән кыз. Мин хатын-кызны, беренче чиратта, ана итеп күзаллыйм. Ана булган изге затларны рәнҗетү гөнаһыннан куркам үзем. Бер-беребезне кадерләп, хөрмәтләп, иңгә-иң 50 ел бергә яшибез. Минем хезмәт хакым да һәрвакыт өйгә кайтты. Чын ир акчасын гаиләсенә сарыф итәргә тиеш, дөресме?
– Заманында «Чаллы-ТВ» иң күп акча эшли торган телекомпания иде бит.
– «Чаллы-ТВ»дан 2011 елда киткәч, бөтен архивларны, өч КамАЗга төяп, чүплеккә ыргытканнар. Ике телдә чыгучы «Хәерле иртә, Чаллы», «Яшь йөрәкләр», «Без тарихта эзлебез», балалар өчен «Сабак», гаиләләр, сәламәтлеге чикләнгән авыру кешеләр өчен махсус эшләнгән тапшырулар чаллылар арасында бик популяр иде. Без чын мәгънәсендә халык өчен эшләдек. «КАМАЗ» заводыннан, авыллардан иҗатка сәләтле кешеләрне, оста сөйләүчеләрне сайлап, коллектив тупладык. 158 кешелек коллективтан 54 е ипотека буенча торак алды. Хакимият алдындагы абруебыз турында сөйли әлеге факт. Минем канат астында борынлаган ун сәләтле иҗатчы бүгенге көндә Мәскәүдәге федераль каналларда эшли. Ул вакыттагы телевидение акча эшләүне түгел, тәрбия бирү, халыкка хезмәт итү максатын алга сөрде. Эфирга 26 тематик тапшыру чыкты. Аның күбесе татарча иде.
– Ул елларда журналистларның чит илләргә чыгып, тапшырулар эшләү мөмкинлеге дә бар иде бит. Кайсы илләрдә булдыгыз?
– Төркия, Латвия, Швеция илләрен, Италиянең Венеция кебек гаҗәеп калаларын күрү бәхете эләкте миңа. «Татмедиа» агентлыгының генераль директоры урынбасары булып эшләгән Сөмбел Таишеваның инициативасы белән ул чакларда журналистлар өчен күп сәфәрләр оештырылды. Хөкүмәт шулай безнең дөнья белән танышуыбызны, карашыбыз киңәюен хуплый иде. Билгеле, әлеге сәфәрләрдән тапшырулар эшләнде. Мәсәлән, күпләрне тетрәндергән «Татарлар Латвиядә» дигән фильм дөнья күрде. Фильмның кыскача эчтәлеге фаҗигале: «1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач, Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәреннән бер төркем татар егетләрен һәм кызларын, елата-елата вагоннарга төяп, Германиягә эшкә җибәрәләр. Тимер юлда немецларга хезмәт итүче бер кеше боларга болай дип әйтә: «Сез миңа алтын алкаларыгызны бирегез, мин сезне Германиягә озатудан саклап калам». Бу кеше сүзендә тора. Аларны соңгы вагонга теркиләр. Латвиянең Дау-
гавпилс шәһәрендә вагонны ычкындыралар. Шулай йөзгә якын Ленинград татары немец тоткынлыгыннан котыла. Хәйран хәлле, бай милләттәшләребез – инженерлар, укытучылар, табиблар шундагы хәлле халыкка кара эшләргә яллана. Берничә еллар ялчылыкта яшәгән татарлар кабат үз дәрәҗәләренә кайткан: бүген анда яшәүче милләттәшләребезнең күбесе югары белемле, һәм алар дәрәҗәле урыннарда эшли. Әлеге фильмны үзем төшереп иҗат иттем.
– Сез эшләгән елларда журналистларның дәрәҗәсе зур булган, димәк…
– Минем уйлавымча, һәр кеше үзе яраткан эш белән шөгыльләнергә тиеш. Журналист – рухи тәрбия бирүче һөнәр иясе. Ул, реклама өчен акча бирегез әле, дип соранып йөрергә тиеш түгел. Кешеләрнең, җәмгыятьнең рухы көчле булган саен, завод-комбинатлар да нәтиҗәле эшли, күңелсез хәлләр дә азрак була. Без эшләгән вакытта фәкать мәдәни- агарту һәм тәрбияви эш белән генә шөгыльләндек. Эфирга 26 югары сыйфатлы тапшыру чыгып барды. Шуны кабатлап әйтәм: матбугат чаралары, журналистлар фәкать тәрбияче булырга тиеш. Апа, абый журналга язылыгыз, дигән пропаганда эшләре белән шөгыльләнү аларның да, әлеге газета-журналларны гамәлгә куйган органнарның да дәрәҗәсен төшерә. Җәмгыятьнең чәчәк атуы кешеләрнең тәрбиясенә бәйле. Бу мәсьәләдә журналистның роле бик зур дияр идем.
– Рахман Галимуллович, Сезне чираттагы китабыгыз белән котлыйбыз. Китап язу нияте ничек туа? Китабыгыз ни өчен «Асылбикә күз яшьләре» дип атала?
– Воркутада яшәгәндә, мин сыгылмас рухи азыкны ул якларга ирексезләп җибәрелгән Литва, Латвия кешеләреннән, яһүдләрдән алдым. Масштаблы фикер йөртүемә әйләнә-тирәмдәге шул даирә йогынты ясагандыр. Кешенең фикерләү сәләте җиде баскычтан тора. Һәр шәхеснең нинди баскычка күтәрелүе нәселенә, туган, гомер иткән җиренә бәйле дип уйлыйм. Шәфигулла бабам, 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышында унтер-офицер булып, Георгий медале белән бүләкләнә. Ул 1917 елны Белоруссиядә һәлак була. Икенче бабам Вәли Хәмзин ике тегермән тота. Аны кулак дип гаеплиләр. Нәсел, авыл тарихына нигезләнеп, «Тегермәнлек афәте» дигән документаль повесть яздым. Бу җирдә 1380 елны Болгар ханлыгыннан күченеп килгән нәсел-ыруымның рухы яшәсен өчен эшләдем мин аны. Бабамнар тимерчеләр булган. Бөтен тирә-якны салкын корал, хуҗалык итү кораллары белән тәэмин иткәннәр. 1552 елны Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан соң, авылда тимерчелек эшен туктатканнар. Шуңа карамастан мондагы халык гаделлек яклы булудан туктамаган. Тегермәнлек авылының җитмеш дүрт кешесе репрессия корбаны булган дип исәпләнә. Сугыш вакытында ярты мең йортлы авылдан алты йөз тирәсе кеше сугышка китеп, шуларның өчтән икесе яуда һәлак була. Туасы балалар тумый кала. Ярты авыл янып бетә. Шулай итеп, чәчәк атарга тиеш-
ле тырыш, уңган халыкның күбесе юкка чыга. Китап геройлары менә шундый фаҗигаләр аша үтеп тә һаман яшәргә омтылган халык турында. Китапка исем биргән «Асылбикә күз яшьләре» бәяны тормышымның Воркута чорына карый. Җиңги мине анда татар гаиләләре белән таныштырды. Шуларның берсе – Асылбикә белән Әкрам гаиләсе. Хатыны 40 нчы шахтаның медсанчастенда, ире шахтёр булып эшли. Шешә белән дуслашкан шахтёр, карта уйнап, авыр хезмәттә тапкан малын эчүгә тота. Асылбикәнең шулкадәр ярлылыкта, начар, зәгыйфь тормышта яшәвенә исем китте. Бүлмәләрендә тәрәзә пәрдәсе урынына марля эленеп тора. Хатынны – балалар анасын–ничек шулай җәберләргә мөмкин икән. Күңелгә кереп калды бәхетсез гүзәл Асылбикә. Еллар узгач, мин аның тормыш юлына нигезләнеп, әсәр язарга булдым. Билгеле, ул татар хатынының Совет чорындагы язмышы турында гына түгел, анда кимсетелгән, әмма үзләрендә яшәргә көч тапкан милләттәшләребез сурәтләнә. Татарлар йөз еллар буе тупланган көчле рухларын югалтмаганда гына милләтебез сакланыр һәм чәчәк атар. Насыйп итсә, бер миллион татар кешесе катнашкан Беренче бөтендөнья сугышы турында язарга телим. Нинди генә яу булмасын: татар – каһарман!
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА