tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Раил Хәйруллин Әлки районыннан махсус хәрби операциядә лаеклы хезмәт итә
Раил Хәйруллин Әлки районыннан махсус хәрби операциядә лаеклы хезмәт итә

Раил Хәйруллин Әлки районыннан махсус хәрби операциядә лаеклы хезмәт итә

Махсус хәрби операциядә катнашучы Алпар авылы егете Раил Хәйруллин кыска вакытлы ялга кайтты. Раил хәрби хезмәткә 2022 елның октябрь аенда киткән иде. Менә аның дуртенче тапкыр инде кыска вакытлы ялга кайтуы.

Раил Россия кораллы көчләрендә десантчы буларак хезмәт итеп зур чыныгулар алган егет. ”Минем өчен солдат киемен киеп янә хезмәт итә башлау алай кыен булмады”, ди үзе дә.

– Раил син шактый гына хәрби тәҗрибә туплаган егет. Ниндиерәк төрдә хезмәт башкарасың анда?
– Башта мин развед группада идем.Күбрәк алгы сызыкта эшләдек. Аннан мотострелковый полкта хезмәтне дәвам иттердем. Хәзер инде зенитно-ракетный ботальонда. Миңа сугышчан хәрби машиналар белән идарә итүче егетләргә, дроннар ярдәмендә ачыклап, дошманнарның кординатларын хәбәр итү бурычы куелган. Бу җаваплы һәм четрекле хезмәт санала.Ялгышырга һич тә ярамый.Хәзер инде мин бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч саналам.

– Чынлап та һава аша күзәтүләр алып бару өчен зур түземлелек, осталак та сорала. Сине бу җаваплы белгечлеккә өйрәттеләрме?
– Әйе, безне башта укыттылар, аннан сугыш шартларында күнекмәләр биреп өйрәттеләр.

–    Сугышчан бүләкләрең бармы?
– Күптән түгел безнең ботальон зур операцияне уңышлы гына башкарып чыкты. Мине дүртенче дәрәҗә “Георгиевский кресть” ордены белән бүләкләделәр. Дәүләт бүләге өчен акчалата өстәмә түләүләр дә башкарылды. Бу орденны алучыларга төрле льготалар да каралган.

– Димәк махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр үзләренең финанс  хәлләрен дә яхшыртып кала алалар?
– Әйе. Минем гаиләм Казанда яши,ике балабыз бар. Берничә ел элек ипотекага фатир сатып алган идек. Ул фатир өчен банкка 20 ел буе ай саен шактый зур күләмдә  кредит түләп барасы иде.Без хатыным белән киңәшләштек тә, хәтби хезмәт хакларын файдаланып, ипотекананы тулысынча каплап куйдык. Тыныч тормышта да ул кредитны акрынлап түләгән булыр идек, билгеле. Хатыным медицина хезмәткәре,үзем эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Әмма, банкка ул миллионнарны кайтарып бетерү өчен күп еллар киткән булыр иде.

– Димәк керем ягыннан син хәрби хезмәттә булуыңнан күпмедер дәрәҗәдә канәгать?
–    Без ир-атлар гаилә башлыгы бит. Шуңа иң элек гаиләбезне кайгыртырга тиешбез.Шул ук вакытта балаларыбызга сау-сәламәт әти дә булып калырга кирәклеген онытырга ярамый. Махсус хәрби операциядә кайбер кешеләр үзләрен җавапсыз тоталар, алдагысын уйламыйча спиртлы эчемлек кулланып тиле адымнар ясыйлар…

– Хәзер Татарстан аша контракт төзүчеләргә зур түләүләр башкарыла. Син үзеңнең яшьтәшләреңә контракт төзергә киңәш итәр идеңме?
– Бу сорауны миңа күпләр бирә.Минем җавабым бер: әгәр егетләр эшсез аптырап йөриләр икән,хәрби хезмәт башкарырга фикерләре  нык булса,курыкмыйча контракт төзергә киңәш итәм. Телевизорлардан күреп,ишетеп торасыз бит -дошман хәзер бик авыр хәлдә, зур югалтулар кичерә,даими чигенә бара. Тиздән без җиңүләргә ирешербез дип ышанам. Илебез шундый җаваплы чор кичергәндә егетләргә читтә калырга ярамый.

– Раил ялларың ничек үтә?
– Миңа командирыбыз хезмәтне үрнәк башкарган өчен  ял көннәрен арттырып биргән иде. Башта Казанда гаиләм белән бергә булдым. Аннан Алпарга кайтып әниләргә йорт эшләрендә булыштым. Хәзер Казанда эшләрем җыелды- гаиләм янына китәм. Кыскасы яллар бик әйбәт үтә, күп кенә алдан  планлаштырган эшләр башкарылды.

–    Раил, сиңа киләчәктә дә шулай хәрби бурычыңны әйбәт үтәргә язсын. Зур җиңүләр белән синең исән-сау туган якларыңа әйләнеп кайтуыңны телибез.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*