23 апрель көнне кояш баегач мөселманнарның көтеп алынган Рамазан ае керде. Сәхәбәләр бу ай үткәч уразалары кабул булсын өчен ярты ел дога кылганнар һәм икечне ярты елны Аллаһтан исән-имин киләсе Рамазан аен каршы алырга сораганнар. Ни өчен алар шулай эшләгәннәр? Чөнки Рамазан ае – ул гөнаһлардан пакъланырга тагын бер мөмкинчелек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, 38).

Ураза – фарыз гамәл
Рамазан аенда ураза тоту – ул ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә, ул 
Рамазан ае һәм үзизоляция
Бүген безнең гадәти тормышыбыз үзгәрде. Күбебез хәзер үзизоляциядә. Кайбер кешеләр зарлана – туклану тәртибем бозылды, күбрәк ашый башладым дия. Мөселманнарга борчылырга кирәкми. Ураза – ул бит бик әйбәт туклану тәртибе. Иртә белән сәхәр ашап, кичен ифтарда җиңел ризык белән авыз ачу. Әлбәттә, уразаны үзенә күрә бер диета итеп карарга ярамый. Ураза, беренче чиратта, ул фарыз булган гыйбәдәт, ләкин аның бөтен мөмкинчелекләре һәм файдасы белән кулланырга мөмкин.
Уразаның иң татлы мизгеле
Әлбәттә, гомерендә бер мәртәбә генә дә ураза токан кеше дә аңлый уразаның иң таталы мизгелен. Авыз ачыр алдыннан бер-ике минут кала ач булуың да, сусавың да онытыла. Бу мизгелләрдә күңелләр йомшара. Аллаһтан теләкләр сорый-сорый, “Әлһәмдүлилләһ” әйтеп беренче йотым суны эчәбез. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) шулай диде: «Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла. Аллаһ Тәгалә янә болай ди: «Бу – уразадан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза – ул Минем өчен һәм Мин аңа Үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес-теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы – авыз ачканда, ә икенчесе – Раббысы белән очрашканда.» (Мөслими, хәдисләр җыентыгы).
Тәравих

Ураза тотканда ният һәм ифтар догасы
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Гарәпчә “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”. Тәрҗемәсе: “Иләһи ният кылдым, Аллаһ ризалыгы өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.
Авыз ачканнан соң, гарәпчә: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, һәм татарча: “Аллаһ ризалыгы өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип дога кылына.
Рәфис Нуруллин