tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 15 нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра
Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 15 нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра

Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 15 нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра

Диния Нәзарәте намаз укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның чираттагы сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Алдагы 15 нче агым Рамазан ае алдыннан ачылачак: Исламда беренче адымнарын ясаган мөселманнар изге ай тәмамланганчы намаз укырга өйрәнә алачак. Шулай итеп, кыска вакытлы популяр курсларда белем алучылар 8 дәрестә (атнага бер дәрес) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Беренче кереш дәрес 25 гыйнварга билгеләнгән: ул Габдулла Тукай, 38 йорт адресы буенча Нәзарәт бинасында узачак. Дәресләр атнага бер тапкыр иртәнге сәгать тугыздан төшке уникегә кадәр Нәзарәт бинасында һәм Казан мәчетләрендә узачак.

Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Укулар татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Шулай итеп, изге Рамазан аен намазлы булып каршы алырга теләүчеләр өчен зур мөмкинлек тудырыла.

“Ислам. Беренче адымнар”ның унбишенче агымы 15 мартта, Рамазан аеның 15 нче көнендә ифтар мәҗлесе һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамлана.

Әлеге проектта катнашу өчен 24 гыйнварга кадәр  https://muslimmol.ru/school сылтамасы буенча теркәлү яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтырату зарур.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Ундүрт сезон дәвамында әлеге курсларда 1550 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*