Казанда 20 мартта мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете билгеләп үтеләчәк. Тантаналар кайда була, намазлар ничәдә башлана һәм шәһәр транспорты ничек эшләячәк – «Татар-информ» материалында.
Казанлыларны Ураза бәйрәмендә озын яллар көтә
Бу атнада казанлылар өч көн рәттән ял итәчәк: җомга көнне, 20 мартта, мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен каршы ала. Шәһәр башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, бу ял көне моңа кадәр ТР Рәисе указы белән расланган иде инде.
Ураза бәйрәме мөселман календаре буенча шәүвәл аеның беренче көнендә билгеләп үтелә. Ул ураза, рухи пакьләнү һәм үз-үзеңне тәрбияләү вакыты булган Рамазан ае тәмамлануны белдерә.
Бу көнне мөселманнар намаз укыйлар, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен җиткерәләр һәм мохтаҗларга ярдәм итәләр. Бәйрәм гаилә очрашулары һәм бергәләп аш мәҗлесләре үткәрү белән үрелеп бара.
Шәһәр транспорты иртәнге биштән эшли башлаячак
Бу көнне мәчетләрдә бәйрәм чаралары иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен уку белән башланып китәчәк. Шәһәр халкы мәчетләргә вакытында барып җитә алсын өчен, җәмәгать транспорты иртәнге 5:00 сәгатьтән эшли башлаячак.
Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:
Автобуслар: № 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91
Троллейбуслар: № 1, 2, 12
Трамвайлар: № 5 һәм 5а
Мәчеткә бара алмаучылар өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда күрсәтеләчәк.
Иске Татар бистәсендә «Рамазан-фест» узачак
13:00 сәгатьтә Рамазан ае тәмамлануга багышланган ел саен үткәрелә торган «Рамазан-фест» бәйрәме башлана. Төп мәйданчыклар Иске Татар бистәсендәге Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында ачылачак.
Бәйрәм программасында театральләштерелгән тамашалар, лекцияләр һәм балалар өчен остаханәләр планлаштырылган. Кунаклар өчен ярминкә һәм татар милли ризыклары белән фуд-корт та эшләячәк. Чара барлык яшьтәге кешеләр өчен дә кызыклы итеп оештырылган.
Ураза бәйрәме вакытында тиешле тәртипне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре җәлеп ителәчәк. Алар дин кардәшләребезнең мәчетләргә тынычлап баруларын һәм чараларда катнашуларын күзәтәчәк.
«Барыгызга да якты бәйрәм телибез», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Чыганак: tatar-inform.tatar