27 февральдә, изге Рамазан аеның җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. “Зәкят” хәйрия фонды хәйриячелегендәге бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.
Рамазан ае хәйрия маршруты беренче тапкыр 2023 елда Фонд башлангычы белән гамәлгә куелды һәм аны казанлылар яратып кабул итте. Акциянең максаты үзгәрми: җәмгыятьтә хәйриячелекне популярлаштыру, кешеләргә бигрәк тә Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылуның зарурлыгы турында сөйләү.
Быел да әлеге күркәм башлангыч дәвам итәчәк – “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоныкысаларында борт номеры 708 булган 30 нчы автобуста йөрү бер көнгә бушлай булачак. Хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр Азинодагы “Дуслык” тукталышыннан Юдинодагы “Вокзал яны” тукталышына кадәр йөриячәк.
30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.
30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда башланган хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак. Моннан тыш, бу көнне шулай ук QR-код ярдәмендә авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә хәйрия ярдәмен күрсәтергә мөмкинбулачак. Быел Фонд, гомумән алганда, 100 авыру балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә акчалата ярдәм күрсәтергә ниятли.
Чыганак: dumrt.ru