ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Рамазан – изге гамәлләр ае”: Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тагын 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Нәзарәтнең «Зәкят»  хәйрия фонды тагын 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште

“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тагын 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары өләште

Рамазан аеның 15 нче көнендә (5 мартта), Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 30 гаиләгә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте. “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында он, төрле ярмалар, тоз, көнбагыш мае, шикәр комы, берничә төрле токмач, печенье, вафли, чәй, куертылган сөт һәм хөрмә салынган 30 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары моңарчы да таратылды. Рамазан ае башланганнан бирле, «Зәкят» фонды мохтаҗларга барлыгы 1,4 тонна авырлыктагы 170 азык-төлек җыелмасы өләште. Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 500 аз керемле гаиләне тәэмин итү ниятләнә.

Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:

  1. Турыдан-туры сайт аша: https://zakyatrt.com/donations/projects/105
  2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*