tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Чурагулов: Гади әйберне дә күрә белергә кирәк – сәнгатьнең бөеклеге шунда
Рамил Чурагулов: Гади әйберне дә күрә белергә кирәк – сәнгатьнең бөеклеге шунда

Рамил Чурагулов: Гади әйберне дә күрә белергә кирәк – сәнгатьнең бөеклеге шунда

Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «Уфа-Ижевск» арасы дигән язмасы чыкты.

«Ижевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында танылган эстрада җырлары авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган үзенчәлекле очрашу узды.

Шагыйрь-җырчы, ике меңгә якын популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының шәрәфле шәхесе Рамил Чурагулның балачагы һәм үсмер еллары Иске Акташ авылында яшәүче нәнәсе янында үтә. Аның әкиятләрен, риваять һәм дас­таннарын тыңлап үсә ул. Башлангыч белемне дә шушы авылда ала. Аннары күрше Иске Шәрәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Уфа автотранспорт техникумына укырга керә, «Башавторемонт», «Башавтотранс» кебек эре производство берләш­мә­ләрендә инженер һәм өлкән инженер булып хез­мәт куя.

1991 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый һәм алдагы хезмәт биографиясе киңкүләм мәгълү­мат чаралары белән бәйле була: «Тулпар», «Аманат» журнал­ла­рында, «Өмет», «Азатлык нуры», «Атна» газеталарында эшли. 2004 елдан башлап – «Чурагул» нәшрият йорты генераль директоры.

Сәнгатькә керткән өлеше өчен Рамил Чурагулов бик күп премияләргә һәм югары бүләкләргә ия булган. Ә туган авылындагы урамга аның исеме бирелгән. «Әйтмә син авыр сүз!», «Моңнар кайтсын авылга!», «Әй, Ходай, исәнлек бир!», «Туганнарның кадерен бел!» җырлары берничә ел рәттән Башкорт­станда һәм Татарстанда «Ел җыры» исеменә лаек булды. Рамил Чурагулның җырларын сәхнә йолдызлары: Айдар ГалимовФәдис ГаниевСалават Фәтхетдинов, Радик Динәхмәтов, Лилия БукееваЗөфәр БилаловЗәйнәп ФәрхетдиноваФәридә Тимербаева һәм башкалар үз репертуарларына теләп алалар. Шагыйрьнең бихисап җырларын җир шарының татар-башкорт яшәгән барлык төбәкләрендә дә беләләр, яратып башкаралар.

Халыклар дуслыгы йортындагы очрашуда «Хәзинә Тур» җитәкчесе Комил Сираҗетдинов, Башкортстанның төрле район-шәһәрләреннән, Ижевскидан килгән милләттәшләребез катнашты. Кунакларны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, «Курай» башкорт җәмгыяте җитәкчесе Шаһит Ишаев, Удмуртиянең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина, Сарапул татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфәт Арсланов сәламләде. Җитәкчеләр Удмуртия татарларының тормышы белән таныштырдылар, киләчәккә элемтә булдырырга килештеләр.

Чара дәвамында «Бәхет» ансамбле, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы, «Тургай» ансамбле җитәкчесе, «Яңарыш» газетасы каршында эшләп килүче «Балкыш» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфия Исхакова, шагыйрә Вәҗиһә Заһидуллина, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илгизәр ШакировИрек Мөхәмәтҗанов, җырчы Ләйсирә КопысоваМәдинә һәм Мәликә Вәлиевалар чыгыш ясады. Очрашу Рамил Чурагулов җырлары белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр җырга кушылып, җырлап утырдылар.

Кунакларыбыз үзләре дә моңлы күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Рамил Чурагулов, Башкортстанның халык артисты Ләйсән Авзалетдинова җитәкчелегендәге «Ләйсән» ансамбле, Башкортстанның атказанган артисты Лилия Рәсүлева һәм башка артистлар чыгыш ясады.

«Минем Ижевск шәһәрендә икенче тапкыр булуым. 2010 елда узган Федераль Сабантуйда катнашкан идем. Шәһәр ул вакытта ук матур тэсирләр калдырды. Тырыш милләттәшләрем матур гомер итәләр биредә. Сезнең уңышларны күреп шатланам. Мондый очрашулар миңа илһам канаты куя. «Аллага шөкер» җырым белән каршы алдыгыз, җырларымны беләсез, рәхмәт яусын! 1988 елда язылган «Моңнар кайтсын авылга» җырым әле дә һәр җирдә яңгырый. Безнең буын кешеләренең авылдагы яшьлеген искә төшерә. Мин ышанам, киләчәктә авылларыбыз яңарыш кичерер. Хәзер үз шигырьләремне сөйлим, көйләр язам, җырлый башладым. Тормыш юлымны башка юнәлештә башласам да, моң минем күңелемдә, җанымда, башымда яшәде», – ди Рамил Чурагулов.

Ул шигырьләрендә туган ягын тасвирлавы турында әйтә.

«Хәтта тигәнәгенә, кычытканына да атап та шигырь язам. Гади әйберне дә күрә белергә кирәк – сәнгатьнең бөеклеге шунда. «Шәҗәрә» җырын яздым. Үзегез беләсез, буыннар чылбыры өзелде. Үскәндә, әби-бабаларыбызны белдек, ә тирәнрәк кызыксынмадык. Хәзер шуларны «казып чыгарабыз». Минем шигырьләр стена газетасында басылыр өчен языл­мый, ә кемдер минем шигырьне укып, тыңлап, бераз гына яхшыга үзгәрсен өчен эшләнә. Шул вакытта үземне мин дөньяга юкка килмәгәнмен дип санар идем», – ди ул.

Җылы очрашу ике як өчен дә бик файдалы булды, тамашачылар ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларның кабатланып торуын теләп таралыштылар. Уфа-Ижевск арасы тагын да якынайды!»

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*