tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Мирзаһитов: Безнең миссия – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү
Рамил Мирзаһитов: Безнең миссия – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү

Рамил Мирзаһитов: Безнең миссия – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ»да матбугат очрашуында югары уку йортындагы юнәлешләр һәм белгечлекләр белән таныштырды. Ул югары мәктәпнең төп миссиясе – татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге белгечләр әзерләү дип саный.

«Безнең югары мәктәптә уку-укыту өч юнәлештә алып барыла. Традицион рәвештә ике юнәлешкә балалар кабул итәбез. Берсе – «Филология» (татар теле, әдәбияты һәм журналистика), икенчесе – «Педагогика» (татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары). Әлеге ике юнәлешкә 20шәр бюджет урыны каралган. Бу юнәлешләргә укырга керер өчен рус теле, җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм татар теленнән имтихан тапшыру кирәк. Татар теленнән имтиханга әзерлек курслары 8 – 15 июльдә була», – диде ул.

Ул икенче зур юнәлеш дип ике телле һәм күптелле укытучылар әзерләүне атады. «Бүгенге көндә шушы юнәлештә 700гә якын бала укый. Быел без җиде программага укучылар кабул итәчәкбез. Алты программа – көндезге уку бүлегендә, бер программа – читтән торып уку бүлеге. Көндезге уку бүлегендә математика һәм физика, математика һәм информатика, тарих һәм инглиз теле, рус теле һәм инглиз теле, инглиз теле һәм чит тел укытучыларын әзерләячәкбез. Һәрберсенә 25әр максатчан, ягъни республика бүлеп биргән урын бар. Әлеге юнәлешләргә укырга керер өчен абитуриентның теге яки бу уку йорты (мәктәп-гимназия) белән төзелгән килешү кәгазе булырга тиеш», – диде.

Рамил Мирзаһитов әлеге юнәлешләрдә укучылар аена 15 мең сум стипендия алуын әйтте. «Стипендияне алыр өчен имтиханнарны «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә тапшырырга тиешләр. Читтән торып уку бүлегенә исә башлангыч мәктәп укытучыларын әзерлибез. Барлыгы 25әр урын бар. Монда, нигездә, педагогика колледжын тәмамлаган балаларны кабул итәбез», – дип аңлатты ул.

Өченче юнәлеш – «сәнгать», «реклама», «нәшрият эше» буенча белгечләр әзерләү. «Мәсәлән, ике төркемгә балаларны Россия бюджетыннан кабул итәбез. «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы» белгечлегенә 20 бюджет урыны бар. «Музыка һәм инглиз теле укытучысы» белгечлегенә 20 бюджет урыны бар», – диде декан.

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Нәшрият эше» кебек яңа юнәлешләр соңгы ике елда барлыкка килде. Беренче юнәлешкә дүрт төркем, икенче юнәлешкә ике төркем җыячакбыз. Бу юнәлешләр яшьләрдә зур кызыксыну уята, реклама һәм нәшрият эше юнәлешләренә республикабыз 20шәр максатчан әзерләү урыннарын бирә. Бакалавриатны тәмамлаган балаларны исә биш төркемгә магистратурага кабул итәбез», – диде Рамил Мирзаһитов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*