tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Нуриев: «Казан утлары» журналы килгән көнне почта ташучыларын кызгана идек
Рамил Нуриев: «Казан утлары» журналы килгән көнне почта ташучыларын кызгана идек

Рамил Нуриев: «Казан утлары» журналы килгән көнне почта ташучыларын кызгана идек

Кукмара үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы мөхәррирләре һәм «Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды. Биредә «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, юмор остасы Алмаз Хәмзин, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина һәм Кукмара җирлегенең актив иҗатчылары катнашты.

Кукмара муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев чарада катнашучыларны Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев исеменнән сәламләгән. «Элек «Казан утлары» журналын һәр өйдә алдыралар иде. Журнал килгән көнне почта ташучыларны кызгана идек. «Казан утлары»ның укучылары кимемәсен иде», – дигән ул.

«Иҗатчылар кунакларга шигырьләрен укып, иҗат процессындагы фикерләрен, хис-кичерешләрен уртаклашты. «Салават күпере» берләшмәсе вәкилләренең шигырьләре «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде. Рафис Корбан авторларны әлеге вакыйга белән тәбрикләде һәм аларга журналның яңа санын тапшырды. Очрашу алга таба Алмаз Хәмзиннең җанлы чыгышы, җырлары белән дәвам итте», – диде «Татар-информ»га Алинә Хәбибуллина.

Алинә Хәбибуллина үзенең чыгышында журналның электрон ресурслары, архив материаллар һәм озакламый старт биреләчәк «Яңа исем» проекты турында сөйләгән. Ул бу проектның яңа талантларны ачу, яшь авторларга ярдәм итү максатын күз уңында тотуын ассызыклап, журналның заманча форматларга күчүе һәм укучылар белән актив элемтә урнаштыруы турында әйткән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*