Бүген милләтебез асыл улларыннан булган, Гали авылы эшкуары, халкыбызның милләтпәрвар улы Расих Латыйповның туган көне.
Үзе исән булса аңа быел 53 тулган булыр иде. Ни кызганыч, узган елның 6 мартында гомеренең иң матур чагында Расих Мөҗәһит улы гаиләсен. туганнарын, дусларын калдырып фани дөньядан китеп барды.
Туган авылы, халкы өчен ул үзен дә, хәләл малын да жәлләмәде. Гали авылында беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары сабантуе, ат чабышлары, “Халкым минем” фестивале кебек матур чаралар үткәреп, күркәм бер гадәткә әйләндерде.
Галидә бүген дә бәйрәм. Тик. Расихсыз “күңелсез” кебек. Авылда унынчы тапкыр уздырылучы “Халкым минем” иҗат фестивале Галинең уңган егете Расих Латыйпов истәлегенә багышлана.
Фестивальдә Самара өлкәсенең үзешчән сәнгать коллективлары катнаша.
Чарада катнашучыларга әле яңа нәшер ителгән, Расих Латыйповның якты истәлегенә багышланган “Милләткә багышланган гомер” исемле җыентык бүләк ителәчәк. Бу җыентыкта Расих турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи.