Шәгъбан аеның 17нче көнендә (16нчы февральдә) Казанның “Рауза” мәчетендә кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте.
Әлеге ярышта Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә керүче 14 мәчеттән 50 бала көч сынашты.
Бәйге берничә номинациядә үтте: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен, 30нчы җүзнең яртысын, 30нчы җүзне яттан белү, тиләвәт.
Бәйгедә иң яшь катнашучыга 6 яшь булса, иң олысына 15 яшь иде.
Һәрбер катнашучыга дипломнар, тәм-томнар, сертификатлар, ә җиңүчеләргә – акчалата бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: dumrt.ru